ТР Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү оешмалары, муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашында ВКС режимында эшче төркем утырышы узды.

Утырыш кысаларында сәнәгать җитештерүен үстерү, кече һәм урта эшкуарлык, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының экспорт күрсәткечләренә ирешү мәсьәләләре каралды.

2023 елның гыйнвар-июнь йомгаклары буенча Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүе индексы 103,1% булган. 

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә, тармак министрлыкларына предприятиеләр белән берлектә мөмкин булган куркынычларны киметү һәм предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү буенча чараларны, шул исәптән дәүләт ярдәме чараларында катнашу аша да, эшләргә йөкләмәләр бирелде.

Ярдәм итү юнәлешләренең берсе – экспортка юнәлдерелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү.

КУЭ субъектлары экспортын үстерү кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү илкүләм проектының өстенлекле бурычларының берсе булып тора. 

Потенциаль һәм гамәлдәге экспортерларны «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК Экспортка ярдәм итү үзәгенең федераль һәм региональ чаралары белән таныштыру максатыннан республиканың муниципаль берәмлекләрендә тиешле семинарлар үткәрелә. Эшкуарлар өчен иң якын семинар 4 августта Актаныш районында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International