Татарстанда экспортерлар өчен КУЭ илкүләм проекты буенча семинарлар сериясе уза

2023 елның 8 августы, сишәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 11 августында «Экспорт эшчәнлеге нигезләре» темасына дүртенче турыдан-туры семинар узачак. Семинарда катнашучылар экспорт проектының тормыш циклының һәр этабын эзлекле рәвештә карап чыгачаклар.

Семинарда эшкуарлар Россия эшкуарлары өчен экспорт эшчәнлегенең өстенлекләре, халыкара сатулар өчен потенциаль базарны сайлау һәм беренче чит ил сатып алучыларын эзләү механизмнары турында беләчәкләр. 

Өстәмә рәвештә катнашучылар үз продуктларының тышкы базар таләпләренә туры килүен бәяли алачак, потенциаль куркынычларны һәм аларны минимальләштерү ысулларын билгеләячәк, тышкы сәүдә килешүен гамәлгә ашыруның төп этапларын анализлаячак, шулай ук проект өчен иң актуаль дәүләт ярдәме коралларын ачыклаячак.

Семинар  10: 00 сәгатьтә башлана һәм 18:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бу һәм киләсе семинарларда катнашу бушлай. Нәтиҗәләр буенча катнашучыларга укулар узу турында сертификатлар тапшырылачак.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28, Эшкуар йорты, 3 кат. 

Чарага теркәлү  МСП.РФ цифрлы платформасы аша башкарыла («Сервислар» - «Төбәк ярдәм чаралары» - «Ярдәм алырга» - үз төбәгеңне һәм бизнесыңны күрсәтергә - «Барысы өчен дә» - «Күрсәтергә» - «Экспортерлар өчен семинарларда катнашуга язылу»), шулай ук  https://exportedu.ru/events/4913 сайтында турыдан-туры уку календарендә язылырга мөмкин.

Катнашу мәсьәләләре буенча Ирина Милютинага +7 (917) 932 48 51 телефоны буенча һәм Наталья Ширеевага +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 279) яки +7 (987) 270-06-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Экспортка ярдәм итү үзәге Россия экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе программасы кысаларында семинарлар үткәрә.

Татарстан Республикасында илебез эшкуарларына ярдәм Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында  «Минем бизнес» үзәге һәм Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International