15 августта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында бизнес вәкилләре өчен видеоконференцэлемтә форматында семинар узды, анда капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турында килешүләр төзүнең (СЗПК) өстенлекләре турында сөйләделәр.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Хезмәт җитештерүчәнлеге, капиталь кертемнәрне саклау һәм хуплау департаменты директоры Александр Молодцов СЗПК механизмының асылы турында сөйләде. Килешүдә каралган төп өстенлек дип докладчы "стабилизационна оговорка" механизмын атады. Ул инвесторга салым шартларының һәм башка нормаларның үзгәрешсезлеген гарантияли, инфраструктура чыгымнарын компенсацияләүне күздә тота. Инвесторның инфраструктурага чыгымнарын каплау аның түләгән салымнары күләмендә бара.
Дәүләт ярдәме чарасы шартлары турында тулырак мәгълүматны ВЭБ.РФ сайтында https://xn--90ab5f.xn--p1ai/agent-pravitelstva/soprovozhdenie-mekhanizma-zashchity/ сылтамасы буенча белергә мөмкин, ул СЗПК төзү процессын озата баруда вәкаләтле оешма булып тора. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан элемтәгә керү өчен: инвестиция сәясәте һәм проектларны икътисадый анализлау бүлеге башлыгы Нургалиев Рәсим Галимович, телефон: (843) 524-91-34, 524-91-35.