Татарстан бизнеска гарантияле ярдәм күрсәтү күләме буенча илнең ТОП-10 төбәге арасына керә

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Татарстанның кече һәм урта бизнесы 2023 елның гыйнвар-июнь айларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан бирелгән поручительстволар өчен 7,37 млрд сумнан артык акча алган. Республика региональ гарантия йөкләмәсе катнашында алынган финанс ярдәме күләме буенча илнең ТОП-10 төбәге арасына керде.

«Залог җитәрлек булмаганда поручительлек бирү – бизнеста иң кирәкле коралларның берсе. Заемчылар саны 2 тапкыр артты: 2023 елның беренче 6 аенда гына да поручительлектән 12 меңгә якын эшкуар  файдаланган, ә 2022 елда – 5,8 мең. Региональ гарантия йөкләмәсе инструментларына җәлеп ителгән финанслау күләме буенча 2022 елның беренче яртыеллыгына карата ташу һәм логистика өлкәсе – 14 млрд сумга якын, хезмәт күрсәтү – 30 млрд сумнан артык, җитештерү – 44 млрд сум», – дип билгеләп үтте РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова.

«Поручительстволар һәм гарантияләр бирү механизмы – эшкуарларга үз бизнесларына кредит акчаларын кабул ителгән шартларда җәлеп итәргә ярдәм итә. Шул исәптән бу ташламалы кредит программаларына да кагыла: 1764, ПСК, инвесткредит (ПСК+1764) һәм еллык 3 процент белән высокотех. Кредит биргәндә үзенең залог белән тәэмин ителеше җитәрлек булмаган кече һәм урта предприятиеләргә банкларга тапшыру өчен НГС инструментларыннан файдалану мөмкинлеге бар. Сүз, беренче чиратта, региональ гарантия йөкләмәсенең «зонтик»лы поручительлекләре һәм гарантияләре турында бара», – дип билгеләп үтте КУЭ корпорациясенең генераль директоры Александр Исаевич.

Элегрәк, 2023 елның беренче алты аенда, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясаганда, аны алып баручы РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов бүген КУЭ өчен ташламалы финанс продуктларының киң спектры булуын билгеләп үткән иде. Аларны банкларда, төбәк микрофинанс һәм гарантия оешмаларында бирәләр. Беренче яртыеллыкта 770 млрд сумнан артык гомуми суммага 53 меңнән артык килешү төзелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International