«Цифрлы эволюция» Бөтенроссия форумында республиканың җир контролен автоматлаштыру буенча сынау проектында катнашу нәтиҗәләре күрсәтелде

2023 елның 11 августы, җомга

Бүген Калуга шәһәрендә «Цифрлы эволюция» Бөтенроссия конференциясе кысаларында республиканың җир контролен автоматлаштыру буенча сынау проектында катнашу нәтиҗәләрен тәкъдир итү булды.

Форум «ГосТех» платформасында тармак чишелешләрен булдыру өчен югары дәрәҗәле таләпләр эшләү буенча бизнес һәм Россия Федерациясе субъектлары вәкилләре катнашында эшче төркемнәрдә практик эшкә багышланган.

Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча эшче төркем кысаларында Россия Федерациясе субъектларында муниципаль җир контролендә потенциаль бозуларны автомат рәвештә ачыклау, аерым алганда, үз белдеге белән төзелеш, җир кишәрлекләрен үз белдеге белән биләү, җир кишәрлекләреннән максатсыз файдалану һәм җир кишәрлекләре чикләрен бозу турындагы шикләрне автомат рәвештә ачыклау  буенча уңайлы система кертү мәсьәләләре тикшерелде. 

Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча эшче төркемдә эксперт сыйфатында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерүне координацияләү бүлеге башлыгы Гүзәл Дәминова чыгыш ясады. 

Гүзәл Дәминова сынау проектында катнашу кысаларында якын арада нәтиҗәләр һәм планнар турында сөйләде. Шулай ук муниципаль җир контроле сервисын кертү күчмә тикшерүләрне  «буш»ка  үткәрүне минимумга төшерергә, шуның белән муниципаль җир инспекторларының эшен оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте.

«Республика өчен әлеге сынау проектында катнашу күчмә тикшерүләр үткәргәндә барлыкка килә торган контроль (күзәтчелек) органнары чыгымнарын шактый киметергә һәм контрольдә тотыла торган затларга потенциаль бозулар турында мәгълүматны оператив тәртиптә җиткерү мөмкинлеген бирәчәк, бу, гомумән, контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген реформалауга ярдәм итәчәк», – дип хәбәр итте икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина.

Исегезгә төшерәбез, җир контролен автоматлаштыру буенча сынау проекты 2023 елның 15 маеннан республиканың 4 муниципаль районында: Арча, Бөгелмә, Зеленодольск һәм Лаеш районнарында старт алды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International