Россиянең югары технологияле IT-җиһазлар һәм программа тәэминаты җитештерүче компаниясе IVA Technologies («ИВКС» ҖЧҖ) «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Поддержка – 2023» программасы буенча займ финансларын җәлеп итте. Займ акчаларын җәлеп итүдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды ярдәм итте, ул 40 млн сум күләмендә поручительлек бирде.
IVA Technologies компаниясенең барлыкка килү тарихы 2017 елдан башлана. Бер елдан соң компания видеоконференцияләр өчен үз унификацияләнгән корпоратив платформасын тәкъдим итте. Ул хәзерге вакытта компания тарафыннан үстерелгән унификацияләнгән коммуникацияләр экосистемасының нигезенә салынган.
Яңа продуктлар чыгарырга һәм компаниянең алга таба үсешенә займ финанслары ярдәм итә. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Поддержка – 2023» ташламалы продукты кысаларында 40 млн сум күләмендә поручитель булып чыгыш ясады, шуның ярдәмендә компания еллык 3% белән 500 млн сум күләмендә кредит рәсмиләштерә алды.
Хәзер компания Россиянең «Байкал» процессорында видеотерминалны серияле чыгаруга әзерләнә. Бу җайланма 98% дәрәҗәсендә үзебезнең ил комплектларыннан тора. Компания елына 10 мең видеотерминал чыгарачак, бу елның сентябреннән алар дистрибьюторлар складларында кулланылачак. Компания шулай ук елына 100 мең җайланма куәте белән яңа телефон линиясен эшләтеп җибәрүгә әзерләнә, алар тулысынча диярлек үзебезнең ил комплектларыннан ясалачак.