Татарстанда КУЭ илкүләм проекты буенча яшь компанияләр өчен микрозайм суммасы 2 млн сумга кадәр арттырылды

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Эшкуарлар үтенече буенча «Стартап» микрозаймының максималь суммасы 500 меңнән 2 млн сумга кадәр арттырылды. Максималь түбән 2% ставкасы буенча финанс ярдәме  «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Микрозайм яшь компанияләр өчен билгеләнгән. Үзгәрешләр компанияләрнең гомер озынлыгына да кагыла. Элек финанс ярдәме 11 айдан да артык булмаган эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары өчен генә билгеләнгән булса, хәзер – 23 айдан артык түгел. Ярдәм 3 елга кадәр бирелә, төп бурычны түләүне 6 айга кичектерү мөмкинлеге бар.

«Татарстанда, федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, ел башыннан яңа төзелгән 20 меңнән артык кече һәм урта бизнес субъекты теркәлгән. Статистика нәтиҗәләре күрсәткәнчә, яшь компанияләргә комплекслы дәүләт ярдәме аларның юл башында очраша алган киртәләрне киметергә мөмкинлек бирә, уңайлы һәм нәтиҗәле старт өчен шартлар тудыра», – дип ассызыклады Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.

Моннан тыш, үзенең залогы белән тәэмин ителеше булмаганда яки җитешмәгәндә стартап-компанияләр Татарстан Республикасының Гарантия фондына мөрәҗәгать итә алалар. 

Татарстан Республикасы эшкуарлары «Минем субсидияләр» сервисы аша онлайн микрозайм алу өчен гариза бирә ала 

Республика эшкуарлары барлык булган ярдәм чаралары буенча консультация сорап ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге телефоны аша мөрәҗәгать итә ала: 8 (843) 524-90-90.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International