«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты балалы хатын-кызларга үз эшләрен ачарга һәм аны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. «Эшкуар әни» проектында катнашучылар үз бизнесларын башлау өчен кирәкле комплекслы белемнәр һәм иң яхшы проектларны гамәлгә ашыру өчен 100 мең сумлык грант ярдәме алачак.
Татарстан Республикасында «Эшкуар әни» программасы 2023 елның 11-15 сентябрендә Казан шәһәрендә «Минем бизнес» төбәк үзәге базасында узачак.
Проектның максаты – балалы хатын-кызларга үз эшләрен ачарга булышу. Катнашучылар үз эшләрен ачу өчен кирәкле комплекслы белемнәр ала, ә һәр төбәктәге иң яхшы проектларны гамәлгә ашыру өчен 100 мең сум акча алачак. Бушлай уку эшлекле мохиткә чуму, бизнес-планнар эшләү һәм менторлык ярдәме белән биш көнлек интенсив тренинг форматында уза. Укуның соңгы этабы – катнашучыларның бизнес-проектлары конкурсы. Эксперт жюрие аларның икътисадый нигезлелеген, оригинальлеген һәм социаль әһәмиятен бәяли. Җиңүче 100 000 сум күләмендә грант ала. Программада катнашу бушлай.
Проектта катнашу өчен хәзер үк мамапредприниматель.рф сайтында теркәлергә мөмкин.
2023 елда «Эшкуар әни» программасында кем катнаша ала:
Проект 63 төбәктәге «Минем бизнес» үзәкләре базасында «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла. Оештыручы: Россия Икътисадый үсеш министрлыгы. Оештыручылар: «Безнең киләчәк» фонды, «КУЭ корпорациясе» АҖ, Россия хатын-кызлар берлеге. Генераль партнер: Wildberries маркетплейсы. Проект партнерлары: VK компаниясе, VDOOH тышкы реклама маркетплейсы.
«Эшкуар әни» проекты, шулай ук Татарстан Республикасында бизнес ачу һәм үстерү мөмкинлекләре турында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны аша тулырак белергә мөмкин +7(843)524-90-90.