«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә торган гарантияле республика ярдәме нәтиҗәсендә Татарстан бизнесы беренче яртыеллыкта рекордлы 7,4 млрд сумлык заем акчаларын җәлеп итә алган.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге үзмәшгульләрне һәм эшкуарларны Ozon, ЯндексМаркет, Wildberries, KazanExpress һәм AliExpress электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгару буенча хезмәт күрсәтә башлый.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциясез оешмаларга грантлар бирү конкурсын үткәрү буенча республика комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм республика конкурс комиссиясе рәисе Зилә Вәлиева үткәрде.
Рөстәм Миңнеханов предприятиеләрне «Җитештерүчәнлек 360» федераль форумына чакырды
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 20-21 июлендә Казан шәһәрендә «Җитештерүчәнлек 360» V Федераль форумы узачак.
2022 елдан Татарстан Республикасы социаль предприятиеләре «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында үзләренең иҗтимагый-файдалы эшләрен үстерүгә 500 мең сумга кадәр грант ярдәменнән файдалана ала. 2023 елда грант алу өчен «Минем бизнес» төбәк үзәгеннән укырга кирәк.
4 июльдә 10.00 сәгатьтә «Минем бизнес» үзәге эшкуарлар өчен «Мин лидер» мастер-классын үткәрәчәк. Уку «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча бушлай узачак.
Бүген Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән Мамадыш районына килде. Визит барышында ул районның җитештерү предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты, предприятиеләр җитәкчеләре һәм сәнәгать парклары резидентлары белән очрашты.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «ПО Волга» ҖЧҖ кер юу, чистарту һәм ялтырату чаралары җитештерү буенча предприятие «Ярдәм – 2023» программасы буенча заем финанславын җәлеп итте. ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды, 10 млн сум күләмендә поручительлек биреп, заем акчаларын җәлеп итүдә ярдәм итте.
2023 елның июненнән октябренә кадәр Татарстан Республикасының экспортка юнәлдерелгән эшкуарлары өчен «Россия экспорт үзәге» АҖ «Экспорт мәктәбе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы программасы кысаларында алты семинар узачак. Укыту «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында бушлай уза.
30 июньдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм итү үзәге «Экспорт эшчәнлеген таможняда җайга салу» темасына вебинар үткәрәчәк. Укыту «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча бушлай оештырыла.