ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2013 ел
җомга

Бүген «Россия төбәкләренең икътисады һәм интеллектуалъ милке» Халыкара форумы кысаларында Казан (Идел буе) федераль университетында «Оешма үсешенең нәтиҗәлелеген күтәрүче фактор буларак интеллектуаль милек белән идарә итү» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференциядә интеллектуаль милек булдыру һәм аның белән идарә итү, интеллектуаль милек өлкәсендә объектларны хуҗалык әйләнешенә кертү өлкәсендә төбәк сәясәте мәсьәләләре, шулай ук әлеге өлкәдә хокукый көйләү сораулары да каралачак. Конференция эшендә Россия дәүләт интеллектуаль милек академиясе, Сколково фонды, Ростов дәүләт икътисад университеты, Саха (Якутия) Республикасы Фәннәр академиясенең Интеллектуаль милек үзәгенең әйдәп баручы экспертлары һ.б. катнаша.
2013 елның 6-8 ноябре көннәрендә Татарстан Республикасында Пермь крае делегациясенең эш визиты үтә. 7 ноябрьдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Пермь крае Сәнәгать, эшкуарлык һәм сәүдә министрлыгы вәкиле Михаил Немытов белән очрашу узды. Очрашуны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев алып барды. Чарада шулай ук «ТР МК каршындагы ИСТҮ» ДБУ җитәкчесе урынбасары Олег Миронов та катнашты. Очрашу вакытында Татарстанның банкротлык процедурасы башланган оешмаларындагы эш тәҗрибәсе, Татарстан Республикасында банкротлык процедурасының һәм арбитраж идарәчеләре эшчәнлеген контрольдә тотуның нәтиҗәлелеген күтәрү кысаларында төрле органнар һәм ведомстволарның үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды.
Моннан тыш, делегация вәкилен республикада предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау һәм мониторинглау буенча алып барылган эш белән таныштырдылар.
2013 елның 7 ноябрендә Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында Татарстан Республикасы эшкуарлык өлкәсендә ришвәтчелекне профилактикалау буенча 2013 елгы эш йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә катнашты. Матбугат конференциясендә Эшкуарларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкил Тимур Ногманов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча совет әгъзасы, «Мәйдан» ҖКФ» ҖЧҖ генераль директоры Мария Горшунова катнашты.
2013 елның 7-8 ноябре көннәрендә Казанда «Россия төбәкләре икътисады һәм интеллектуаль милке» Халыкара форумы уза. Халыкара форумның уздырылуы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 15 гыйнварындагы 11нче карары белән расланган «Татарстан Республикасында интеллектуаль милек базарын үстерү» озакка исәпләнгән максатчан программада каралган. Форум чаралары белем бирү юнәлешендә уза, интеллектуаль милек өлкәсендә киң фикер алышуларны күз уңында тота, үз эченә семинарлар, панель дискуссияләр үткәрүне ала.

7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 7 ноябрендә Казанда «Интеллектуаль хокук базарын үстерүдә Россия төбәкләренең роле» темасына Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе каршындагы Интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча советның күчмә утырышы узды. Анда интеллектуаль милек өлкәсендә төбәкләр сәясәте мәсьәләләре каралды. Утырышта сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясадылар. Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та доклад ясады. Үзенең чыгышында Мидхәт Шаһиәхмәтов интеллектуаль милек объектларын булдыру һәм аларны саклау өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләрне яктыртты, агымдагы елның гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында интеллектуаль милек базарын үстерү» озакка исәпләнгән максатчан программаны тормышка ашыру барышы турында сөйләде.
2013 елның 7-8 ноябре көннәрендә Казанда уза торган «Россия төбәкләре икътисады һәм интелектуаль милке» Халыкара форумы кысаларында 2013 елның 7 ноябрендә «Интеллектуаль милек өлкәсендә предприятиеләрнең һәм университетларның сәясәте. Технологияләр трансферы» Халыкара семинар-практикумы үтте.

Россия дәүләт интеллектуаль милек академиясе ректоры, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасының интеллектуаль милек буенча комитеты рәисе Иван Близнец, Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасының (БИМО) алга киткән һәм күчеш икътисадлы илләр буенча департаментының бүлек башлыгы Сауле Тлевлесова, Бизнес һәм интеллектуаль милекне бәяләү һәм сертификатлаштыру федераль институтының генераль директоры, БИМО эксперты Борис Леонтьев, «Татарстан ФТМҮ» ТР ДУП генераль директоры урынбасары Радий Сәлимов семинар-практикумның модераторлары булдылар. Семинарда Россия Федерациясе, шулай ук чит илләр вузларында, фәнни-тикшеренү институтларында, предприятиеләрдә интеллектуаль милекне бәяләүгә һәм интеллектуаль милек өлкәсендә алып барылган сәясәткә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указларын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указларында билгеләнгән бурычларның үтәлеше нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары турында» 2013 елның 31 октябрендәге 819нчы карары расланды. Әлеге карар белән Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указларында билгеләнгән бурычларның үтәлеше нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторларының чик күрсәткечләре бюджет өлкәсе тармакларында әлеге указларны гамәлгә ашыруның «юл карталарында» да расланды. Индикаторларның чик күрсәткечләре алдарак Татарстан Республикасы Премьер-министрының Беренче урынбасары, Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606нчы указлары үтәлешен оештыру буенча республика эшче төркеме рәисе Равил Моратов каршында уздырылган Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указлары үтәлеше индикаторлары буенча киңәшмәләрдә каралган һәм хупланган иде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре 2013 елның 8 ноябрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында узачак Контракт системасын үстерү буенча төбәкләрнең экспертлар советы утырышында катнашачак. Контракт системасын үстерү буенча төбәкләрнең экспертлар советы Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведевның күрсәтмәсен үтәү йөзеннән «Дәүләт һәм муниципаль заказлар буенча илебез белгечләре гильдиясе» тарафыннан оештырылган. Гильдия төбәк бүлекләре йөзендә Россия Федерациясенең 56 субъектын, дәүләт заказлары өлкәсендә вәкиллекле органнар җитәкчеләре, федераль ведомство вәкилләрен, шулай ук сатып алу эшчәнлеге экспертларын берләштерә.
Бүген Казанның IT-паркында “Интеллектуаль милек һәм Россия төбәкләре икътисады” халыкара форумы ачылды. 7-8 ноябрь көннәрендә узачак ике көнлек форум ачылышында РФ Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Модератор билгеләп узганча, әлеге форумга шундый зур әһәмият бирелүе, Татарстан җитәкчелегенең интеллектуаль милек үсешенә җитди игътибар юнәлтүен дәлилли.
“Бүген Казан Россиянең интеллектуаль башкаласына әверелде. Әле күптән түгел генә тәмамланган РФ Федерация Советы рәисе карамагындагы интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча совет утырышы салмак кына халыкара форумга күчте. Без интеллектуаль милек ресурслары үсеше турында гына сөйләшеп калмыйбыз, ә төбәкләрнең шушы мөһим бурычны хәл итүдә катнашуын тәэмин итүдә Россия субъектларының ролена басым ясыйбыз”, - дип башлады чыгышын Валентина Матвиенко. Аның тарафыннан билгеләп үтелгәнчә, РФ Президенты икътисадның инновацияле үсешен төп өстенлек итеп билгеләде. Моңа бәйле рәвештә, интеллектуаль милек үсешеннән башка без илнең чын-чынлап көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итә алмаячакбыз, ди ул. Валентина Матвиенко ассызыклаганча, бүген узган интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча совет утырышы ул – проблемаларны хәл итүдә, файдалы рекомендацияләрне эшләп чыгаруда нәтиҗәле корал булып тора. “Совет эшчәнлеге ярдәмендә без күп кенә идеяләрне алга сөрүгә ирештек. Хөкүмәт интеллектуаль милек үсеше стратегиясен эшләүне дәвам иттерә, бу илнең инновацияле икътисады үсешенә ирештерәчәк. Эшебез бик күп, иң мөһиме, без максатларны төгәл аңлыйбыз һәм бурыч-мәсьәләләрне хәл итү буенча срокларны да тәгаенләдек”, - дип белдерде Россия төбәкләре палатасы башлыгы.
Бүген Татарстанның хакимият органнары һәм эшмәкәрлек вәкилләре 2013 нче елда эшмәкәрлек өлкәсендә коррупциягә каршы тору һәм аны профилактикалау буенча эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясадылар. Бу хакта суз Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында үткән матбугат конференциясендә барды.
Мәгълүматлар буенча, 2013 нче елның беренче яртыеллыгында Татарстанда якынча 50 мең икътисади актив кече һәм микропредприятие исәпләнелә, бу 2012 нче елның яртыеллыгына караганда, күбрәк. Шулай ук республикада якынча 500 урта предприятие һәм якынча 100 мең индивидуаль эшмәкәр эшли, дип хәбәр итте журналистларга ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов.
Ул билгеләп үткәнчә, “эшмәкәрлек – коррупцион рисклар белән еш очраша торган өлкә”. Алар техник шартлар алу, административ тоткарлыклар, контроль-күзәтчелек органнары тикшерүләре белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International