Татарстанда Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе каршындагы Интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча советы утырышы узды

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе
2013 елның 7 ноябрендә Казанда «Интеллектуаль хокук базарын үстерүдә Россия төбәкләренең роле» темасына Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе каршындагы Интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча советның күчмә утырышы узды. Анда интеллектуаль милек өлкәсендә төбәкләр сәясәте мәсьәләләре каралды. Утырышта сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясадылар. Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та доклад ясады. Үзенең чыгышында Мидхәт Шаһиәхмәтов интеллектуаль милек объектларын булдыру һәм аларны саклау өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләрне яктыртты, агымдагы елның гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында интеллектуаль милек базарын үстерү» озакка исәпләнгән максатчан программаны тормышка ашыру барышы турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International