ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2013 ел
якшәмбе
Татарстан Республикасында, соңгы белешмәләргә карганда, басуларда 2,07 млн. тонна шикәр чөгендере казып алынган, шуның 1,35 млн. тоннасы тиешле урыннарга илтеп җиткерелгән. Шикәр заводларында 720 мең тонна продукция эшкәртелгән, 92 мең тонна шикәр җитештерелгән. Бүген бу хакта Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйр Нуретдинов хәбәр итте.
Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы икъисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева да катнашты.
Минсәгыйр Нуртединов искә төшергәнчә, республика басуларында кукуруз (9,5 мең га калган), көнбагыш җыю дәвам итә. Көнбагыш 38,6 мең га мәйданда җыелган, 52,5 мең тоннасы сугылган инде, көнбагышның уртача уңышы - 13,5 ц/га.
Туфрак эшкәртүгә килгәндә исә, Татарстан Республикасында туфракны төп эшкәртү 1810 мең га мәйданда үтәлгән, ул гомуми мәйданның 87%ын тәшкил итә.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую турында да сөйләде, бу бурычны тиешенчә үтәмәгән районнарга аерым тукталды.

9
ноябрь, 2013 ел
шимбә

Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар арасында 2013 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына бәйгедә җиңүчеләр - социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар исемлеген төзү буенча конкурс комиссиясе утырышының 2013 елның 7 ноябрендәге 4нче беркетмәсе имзаланды. Беркетмәдә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар – конкурста җиңүчеләр исемлеге һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан бүленәчәк субсидияләр күләме расланды. Конкурста катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2013 елның 10 сентябреннән 14 октябренә кадәр кабул ителгән иде.
2013 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Энергия саклау технологияләре үзәге катнашында «2013-2016 елларга Татарстан Республикасы нефть-химия һәм машина төзелеше предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү» озакка исәпләнгән максатчан программаны тормышка ашыру кысаларында киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә «Алнас» ААҖ һәм «Л.Я.Карпов ис. химзавод» ААҖ пилот предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектларын, шулай ук 2014 елга операцион нәтиҗәлелекне күтәрү буенча чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде. Киңәшмә барышында шулай ук 2013-2016 елларга Татарстан Республикасы нефть-химия һәм машина төзелеше предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү программасын алга таба да тормышка ашыруга юнәлтелгән норматив хокукый актлар проектлары да каралды.
2013 елның 8 ноябрендә «Россия төбәкләре икътисады һәм интеллектуаль милке» Халыкара форумы кысаларында Казан IT-паркы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Россиянең инновацияле регионнары ассоциациясе һәм Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге булышлыгында «Татарстан Республикасы төбәк инжиниринг үзәкләрен төзү һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итү» темасына стратегик сессия узды. Сессиядә катнашучыларга Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Чарада «Эшлекле Россия»нең инжиниринг буенча тармак бүлеге рәисе Кириллова Наталья, Cambridge Technology Innovations Ltd директоры Михаил Лукин, DRIK консорциумы президенты, Германиядә АИРР вәкиле Владимир Ковалев, Technostart GmbH фирмасы директоры Карл-Хейнц Клингер һәм Германия инжиниринг компанияләренең башка вәкилләре дә катнашты.


8
ноябрь, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 октябрендәге 823нче карары белән Татарстан Республикасының «2014–2020 елларга Татарстан Республикасының инновацион икътисады һәм икътисадый үсеше» дәүләт программасы расланды. Программаның максаты – Татарстан Республикасы икътисадының гармоник үсешен һәм Татарстан Республикасы халкының тормыш дәрәҗәсен үстерүне тәэмин итү өчен уңай шартлар тудыру. Программа чаралары дәүләт белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, инновацияле эшчәнлекне һәм сәнәгать җитештерүен үстерү өчен шартлар булдыруга, иннновацияле икътисадның иң мөһим компоненты буларак кече һәм урта эшкуарлык үсеше һәм аның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен шартлар тудыруга, шулай ук аның Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше бурычларын чишүгә керткән әлешен арттыруга юнәлдерелгән.
2013 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2013 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга конкурс нигезендә субсидияләр бирү буенча конкурс комиссиясенең йомгаклау утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин рәислек итте. Утырышта конкурс сайлап алуында катнашуга бирелгән гаризалар рейтингының катнашучы җиңүче дип табылган минималь күрсәткече билгеләнде, шулай ук конкурс сайлап алуында җиңүчеләр исемлеге расланды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында алынган лицензия нигезендә кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеге алып баручы хөрмәтле эшкуарлар! Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 15 ноябрендә 10 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының 4нче каттагы актлар залында «Лицензияләрне тикшерү: проблемалар, сораулар, үзара хезмәттәшлек» дип аталган семинар оештырыла. Теләге булганнарның барысын да семинарда катнашырга чакырабыз.

2013 елның 7-8 ноябре көннәрендә Баулы шәһәрендә Баулы муниципаль районы яшьләре форумы узды. Форум эшендә муниципаль берәмлек башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, шәһәр предприятиеләре, республиканың эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре, яшьләр лидерлары һәм активистлар катнашты. 7 ноябрьдә Форум кысаларында пленар утырыш узды, анда район территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга кагылышлы сораулар, муниципаль берәмлек җитәкчелеге тарафыннан күрелгән чаралар, шулай ук шәһәр предприятиеләре тәҗрибәсе тикшерелде. Моннан тыш, «Баулы муниципаль районында туризм үсеше өчен инвестиция мөмкинлекләре» темасына «түгәрәк өстәл» үткәрелде. Әлеге «түгәрәк өстәл» кысаларында Баулы муниципаль районында туристик маршрутлар төзү сорауларын хәл итү һәм аның эшчәнлеген оештыру өчен инициативалы төркем төзү турында карар кабул ителде.

Бүген «Россия төбәкләренең икътисады һәм интеллектуалъ милке» Халыкара форумы кысаларында Казан дәүләт энергетика университетында «Вузның интеллектуаль милке: төзү, тапшыру, предприятиедә куллану» темасы буенча панель дискуссия уздырыла. Әлеге чара югары уку йортларының инновацияле үсешенә этәргеч бирү һәм аны үстерү, вузларда һәм предприятиеләрдә матди булмаган активлар сыйфатында интеллектуаль милеккә махсус хокукны куллану, лицензияле сатулар мәсьәләләрен тикшерүгә багышланган.
2013 елның 8 ноябрендә ИТ-паркта «Предприятиеләрнең инновацияле үсеше корпоратив программаларын эшләү» семинар-практикумы уза. Әлеге семинар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан ФТМҮ» ТР ДУП тарафыннан «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында интеллектуаль милек базары үсеше» программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Семинар инновацияле үсеш программаларын эшләү һәм предприятиенең интеллектуаль милкенә технологик аудит уздыруда Россия һәм республиканың иң эре предприятиеләре тәҗрибәсен өйрәнүгә багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International