«Оешма үсешенең нәтиҗәлелеген күтәрүче фактор буларак интеллектуаль милек белән идарә итү» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе

2013 елның 8 ноябре, җомга
Бүген «Россия төбәкләренең икътисады һәм интеллектуалъ милке» Халыкара форумы кысаларында Казан (Идел буе) федераль университетында «Оешма үсешенең нәтиҗәлелеген күтәрүче фактор буларак интеллектуаль милек белән идарә итү» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференциядә интеллектуаль милек булдыру һәм аның белән идарә итү, интеллектуаль милек өлкәсендә объектларны хуҗалык әйләнешенә кертү өлкәсендә төбәк сәясәте мәсьәләләре, шулай ук әлеге өлкәдә хокукый көйләү сораулары да каралачак. Конференция эшендә Россия дәүләт интеллектуаль милек академиясе, Сколково фонды, Ростов дәүләт икътисад университеты, Саха (Якутия) Республикасы Фәннәр академиясенең Интеллектуаль милек үзәгенең әйдәп баручы экспертлары һ.б. катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International