Бүген Казанның IT-паркында “Интеллектуаль милек һәм Россия төбәкләре икътисады” халыкара форумы ачылды. 7-8 ноябрь көннәрендә узачак ике көнлек форум ачылышында РФ Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Модератор билгеләп узганча, әлеге форумга шундый зур әһәмият бирелүе, Татарстан җитәкчелегенең интеллектуаль милек үсешенә җитди игътибар юнәлтүен дәлилли.
“Бүген Казан Россиянең интеллектуаль башкаласына әверелде. Әле күптән түгел генә тәмамланган РФ Федерация Советы рәисе карамагындагы интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча совет утырышы салмак кына халыкара форумга күчте. Без интеллектуаль милек ресурслары үсеше турында гына сөйләшеп калмыйбыз, ә төбәкләрнең шушы мөһим бурычны хәл итүдә катнашуын тәэмин итүдә Россия субъектларының ролена басым ясыйбыз”, - дип башлады чыгышын Валентина Матвиенко. Аның тарафыннан билгеләп үтелгәнчә, РФ Президенты икътисадның инновацияле үсешен төп өстенлек итеп билгеләде. Моңа бәйле рәвештә, интеллектуаль милек үсешеннән башка без илнең чын-чынлап көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итә алмаячакбыз, ди ул. Валентина Матвиенко ассызыклаганча, бүген узган интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча совет утырышы ул – проблемаларны хәл итүдә, файдалы рекомендацияләрне эшләп чыгаруда нәтиҗәле корал булып тора. “Совет эшчәнлеге ярдәмендә без күп кенә идеяләрне алга сөрүгә ирештек. Хөкүмәт интеллектуаль милек үсеше стратегиясен эшләүне дәвам иттерә, бу илнең инновацияле икътисады үсешенә ирештерәчәк. Эшебез бик күп, иң мөһиме, без максатларны төгәл аңлыйбыз һәм бурыч-мәсьәләләрне хәл итү буенча срокларны да тәгаенләдек”, - дип белдерде Россия төбәкләре палатасы башлыгы.
“Россия заманча икътисад таләпләренә җавап бирүче ныклы курсны иярләде”, - дип ассызыклый Валентина Матвиенко. Төбәкләрдә интеллектуаль милекнең мөмкин кадәр максималь дәрәҗәдә эшкә җигелергә тиешлегенә басым ясый РФ Федерация Советы рәисе. Татарстанда исә хакимиятнең барлык структуралары да интеллектуаль милек базары өчен максималь шартлар тудыруны кайгырта, дигән фикерен җиткерде Валентина Матвиенко.
“Интеллектуаль милек үсеше темасы буенча форумны Казанда үткәрү нияте күңелебезгә хуш килә”, - дип башлады чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин. Аның әйтүенчә, форумга бу мәсьәләдә махсуслашкан алдынгы, әйдәп баручы белгечләр җыелган. Димәк, бу системада эш бер калыпка салынып, компетентлы төстә алып барылырга тиеш. “Интеллектуаль милекне теркәү, яклау, Россия мәнфәгатьләре өчен куллану һәм башка мәсьәләләрдә без Татарстанда дөрес юнәлештә хәрәкәт итүебезне күрсәтергә телибез. Моның өчен махсус республика программасы төзелә. Республика куәтле интеллектуаль милеккә ия: 100 дән артык эре фәнни һәм белем бирү үзәге исәпләнә”, - дип билгеләп узды ТР Дәүләт Советы Рәисе. Ул бу мәсьәләдә дәүләт стимуллаштыруыннан башка җитди адымнар ясап булмаячагын да таный. “Без интеллектуаль милектән мөмкин кадәр күбрәк файда алу турында уйлаячакбыз. Үсеш юлында туктап калмыйча, алга таба хәрәкәт итәчәкбез. Кадрлар әзерләү мәсьәләсенең дә әһәмиятен аңлыйбыз”, - ди ул. “Бу форумның барлык җитди бурычларны хәл итүенә җитди этәргеч булачагына ышанам”, - дип тәмамлады Фәрит Мөхәммәтшин сәламләү чыгышын.
Форумда РФ Федерация Советы рәисе карамагындагы Интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча совет әгъзалары, Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре, предприятие, фәнни учреждениеләр, югары уку йортлары җитәкчеләре һәм белгечләре, республиканың һәм РФ төбәкләренең белем алучы яшьләре – РФ, БДБ илләре һәм Ерак Көнчыгыштан 300 дән артык кешенең катнашуы көтелә. Форумда катнашу өчен маркетинг тикшеренүләре, конкурент эзләнүләр, яңа техника һәм технологияләр булдыру белән шөгыльләнүче белгечләр чакырылган.
Форум Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләренең предприятие һәм оешмаларының фәнни-техник эшчәнлеген коммерциализацияләү, идарә итү һәм бу эшчәнлекнең нәтиҗәләрен яклау белән бәйле мәсьәләләрне өйрәнү, Россия Федерациясенең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында Россия төбәкләре икътисадларының стратегик үзгәрешләре динамикасы мәсьәләләрен гомумиләштерү өчен үткәрелә. Аның бурычларына шулай ук интеллектуаль эшчәнлекне булдыру һәм аның нәтиҗәләре белән идарә итү өлкәсендә тәҗрибәне гомумиләштерү, төбкәләрнең инновацияле эшчәнлегендә интеллектуаль эшчәнлек йомгакларын нәтиҗәле төстә куллану буенча закон чыгару базасын камилләштерү буенча чараларны эшләү керә.
Ике көн дәвамында IT-паркта семинар-практикумнар үткәрелеп, университет вәкилләренә, эшчәнлекнең төрле өлкәләреннән предприятие белгечләренә йөз тоткан докладлар укылачак. Модераторлар сыйфатында форумда Сауле Тлевласова, Борис Леонтьев, Радий Сәлимов, Иван Близнец, Виктор Гуреев чыгыш ясаячак.