ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуарлык эшчәнлеген алып бару сыйфатын һәм шартларын яхшырту өчен мәгълүмат технологияләрен куллану буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Утырышны видеоконференцэлемтә режимында бөтен федерация субъектларының катнашында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды. РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров чыгыш ясады.
Утырышта катнашучылар Электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең механизмнарының концепциясе турында, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү вакытында ведомстволар арасында электрон багланышларны оештыру буенча чараларны гамәлгә ашыруның барышы турында, федераль дәүләт мәгълүмат системаларының мәгълүматларын актуальләштерү мәсьәләсе турында сөйләштеләр.
Бүген Татарстан уйлап табулар буенча Роспатентка бирелгән заявкалар саны буенча ил төбәкләре арасында - бишенче, ә уйлап табуларга алынган һәм файдаланылган патентлар саны буенча дүртенче урында. Республикада сәнәгать һәм хезмәтләр күрсәтү белән бәйле предприятиеләрдә бүген инновацияле продукциянең өлеше 18,4 процент тәшкил итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч 3,5 процентка үскән. Бу мәгълүматларны бүген Интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча РФ Федерация Советы рәисе карамагындагы советның Казан Ратушасында узган күчмә утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде. Россия төбәкләре палатасы башлыгы Валентина Матвиенко рәислегендә үткән утырыш ил төбәкләренең интеллектуаль хокук базарын үстерүдәге роленә багышланды.
Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларны сәламләү чыгышында интеллектуаль милек базары темасына киң фикерләшү мәйданы итеп Татарстанның сайлануына шатлануын белдерде. Аның ассызыклавынча, әлеге базарны формалаштыру заман икътисады үсешенең мөһим элементы булып тора. Татарстан башлыгы моның илнең барлык төбәкләре өчен актуаль мәсьәлә булуын искәртеп, республиканың инновацияле үсеш стратегиясен сайлавын, шушы юнәлештә һәрдаим эш алып барылуын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, узган ел республика предприятиеләре хезмәткәрләре 21 меңнән артык рационализаторлык тәкъдимнәрен эшләп, теркәгән. Бүген иң күп патент алынган инновацияләр “Татнефть”, “Түбән Кама нефтехим”, “Казан вертолет заводы”, “ПОЗИС” җәмгыятьләрендә.
Бүген Интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча РФ Федерация Советы рәисе карамагындагы советның күчмә утырышыннан соң Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко милләтләр эше буенча илдә аерым министрлык булдыруга кагылышлы фикерләрен җиткерде. “Күпмилләтле, төрле конфессия вәкилләре яшәгән Россия дәүләтендә милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләрен эшләү белән шөгыльләнүче, төбәкләрдәге вазгыятькә күзәтчелек итүче ведомство булырга тиеш. Ул ил һәм аерым төбәкләрдәге вазгыять хакында федераль һәм төбәк парламентлары өчен еллык докладлар әзерләргә дә тиеш. Бу ведомствода профессионаллар, экспертлар, дәүләт сәясәте идеяләрен генерацияләргә сәләтле кешеләр эшләргә тиеш”, -ди ул.

Билгеле булганча, моңа кадәр ил Хөкүмәте дәрәҗәсендә милләтара мөнәсәбәтләр буенча җаваплы орган вазифасын РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы башкарды. “Әлеге министрлык компетенцияләренең һәм карый торган проблемаларның киңкырлы булуын исәпкә алганда, милләтара мөнәсәбәтләр белән милли сәясәт аның эшчәнлегендә беренче планда булмады. Шуңа күрә бу өлкәдә эшне көчәйтү, әлеге өлкәгә кагылышлы махсус федераль хезмәт яки комитет төзү ихтималын күтәреп чыккан идек”, -ди Россия төбәкләре палатасы җитәкчесе.

6
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 7 ноябрендә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының конференц-залында «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан хезмәт күрсәтүләрне, эшләрне, товарларны сатып алу турында» 223-ФЗ номерлы 2011 елның 18 июлендәге Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында сатып-алуларны оештыру теориясе һәм практикасы» темасы буенча Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиеләре һәм хуҗалык итүче җәмгыять вәкилләре өчен бушлай белем бирү семинарлары уза. Эш кагыйдәләре 223.agzrt.ru мәгълүмати-сатып алу системасында һәм 223etp.zakazrf.ru сәүдә мәйданчыгында. Cеминар программасында – «Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр буенча Татарстан Республикасы агентлыгы» ДУП вәкилләре Владимир Аксенов һәм Наталья Грицких чыгышы, шулай ук аудитория биргән сорауларга җаваплар.
2013 елның 4-5 ноябре көннәрендә 2013 елның 28 февралендә Мәскәүдә имзаланган ниятләр турындагы декларация кысаларында Татарстан Республикасына Прованс–Альпы–Лазурный берег – Франциянең көньяк-көнчыгыш төбәге делегациясе килде. Башка чаралар белән беррәттән, кунаклар 2013 елның 4 ноябрендә инжиниринг үзәкләрен оештыру буенча Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан оештырылган федераль бәйгедә җиңгән «Эйдос» фирмасында, КМТТУда (КХТИда) һәм Туполев ис. КМТТУда (КАИда) булдылар. Очрашулар вакытында үзара хезмәттәшлеккә бәйле көнүзәк мәсьәләләр каралды. 2013 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында делегация Татарстанның авиатөзелеш оешмалары вәкилләре белән очрашты. Әлеге очрашу кысаларында хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнде. Аерым алганда, авиация продуктларын сертификатлаштыру, шулай ук кече авиация өчен двигательләр төзү өлкәсендә хезмәттәшлек оештыру юнәлешләре тикшерелде.
2013 елның 1 ноябрендә Россия Федерациясе Төбәкләр үсеше министрлыгында төбәкләр үсеше министры урынбасары Владимир Дедюхин рәислегендә Россиянең Кече шәһәрләрен үстерүнең федераль максатчан программасы проектын төзү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Татарстан Республикасыннан эшче төркем составына икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин керә. Утырышта Россия Кече шәһәрләре берлеге президенты Евгений Марков, Россия Федерациясе субъектлары администрацияләре һәм министрлыклары вәкилләре, шулай ук эшләнүче концепциянең төп нигезләмәләрен әзерләү белән шөгыльләнә торган «Консалтинг» РОЭЛ» ЯАҖ хезмәткәрләре катнашты. Утырыш барышында «Консалтинг» РОЭЛ» ЯАҖ генераль директоры Софья Иванова булачак «2020 елга кадәр Россия Федерациясе кече шәһәрләренең социаль-икътисадый үсеше» максатчан программасының төп нигезләмәләрен эшләү турында доклад белән чыгыш ясады.

5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук "РЖД" ААҖнең тимер юл ташулары буенча өлкән вице-президенты Анатолий Краснощек, Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун, Куйбышев тимер юлы җитәкчесе Сергей Соложенкин, Татарстан Хөкүмәте вәкилләре катнашты, ә муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре видеоконференцэлемтә аша катнаштылар.
Киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты үз чиратында "РЖД" ААҖ, Горький һәм Куйбышев тимер юлларына зур рәхмәтен белдерде. «Россия тимер юллары элек, бүген һәм киләчәктә дә безнең стратегик хезмәттәшебез булып калачак», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
УЛ РЖД һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен югары бәяләде. Рөстәм Миңнеханов китергән саннар буенча республикада тимер юлларның озынлыгы 1889 километр, 25 вокзал эшләп килә, 210 пассажирлар өчен тукталу пунктлары бар. Тимер юл өлкәсендә 17 мең Татарстан Республикасында торучылар эшли. 2013 елның 9 аенда Татарстанда тимер юллар 6,2 млн пассажир, 11,6 млн тонна йөк йөрткән.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендә кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеге алып баручы һәм әлеге эшчәнлеккә тиешле лицензияләре булган предприятиеләр арасында социологик сораштыру анализы уздырды. Сораштыру Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы заказы белән Татарстанстат тарафыннан үткәрелде. Игътибарыгызга нәтиҗәләрне тәкъдим итәбез.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкның һөнәри әзерлек, яңадан әзерлек алуга, квалификация күтәрүгә, шулай ук эшкуарлык грамоталылыгын һәм эшкуарлык компетенцияләрен үстерүгә бәйле белем алуга булган чыгымнарын субсидияләүгә кагылышлы сораулар буенча интервью бирде. Ул ярдәм итүнең әлеге формасын гамәлгә ашыру идеясенең каян килгәне, кече һәм урта бизнес вәкилләренең әлеге конкурста катнашу шартлары һәм инде тәмамланган бәйгеләрнең нәтиҗәләре турында сөйләде.
2013 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан төбәкләр белән видеоконференция режимында оештырылаган һәм Дәүләт муниципаль хезмәтләренең федераль реестрындагы мәгълүматларны актуальләштерүгә багышланган семинарда катнаштылар. Әлеге чара Тормыш сыйфатын һәм эшкуарлык эшчәнлеге алып бару шартларын яхшырту максатында мәгълүмати технологияләрне куллану буенча Хөкүмәт комиссиясенең 2013 елның 19 сентябрендәге 1нче Беркетмәсен үтәү йөзеннән уздырылды. Безнең республикада «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр реестры» дәүләт мәгълүмати системасы уңышлы эшләп килә. Хәзерге вакытта республика Порталында 600дән артык дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләр турында мәгълүмат тупланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International