Россия икътисадый үсеш министрлыгында Контракт системасын үстерү буенча төбәкләрнең экспертлар советы утырышы узды

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре 2013 елның 8 ноябрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында узачак Контракт системасын үстерү буенча төбәкләрнең экспертлар советы утырышында катнашачак. Контракт системасын үстерү буенча төбәкләрнең экспертлар советы Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведевның күрсәтмәсен үтәү йөзеннән «Дәүләт һәм муниципаль заказлар буенча илебез белгечләре гильдиясе» тарафыннан оештырылган. Гильдия төбәк бүлекләре йөзендә Россия Федерациясенең 56 субъектын, дәүләт заказлары өлкәсендә вәкиллекле органнар җитәкчеләре, федераль ведомство вәкилләрен, шулай ук сатып алу эшчәнлеге экспертларын берләштерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International