Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына эш визиты белән Пермь крае Сәнәгать, эшкуарлык һәм сәүдә министрлыгы вәкиле килде

2013 елның 8 ноябре, җомга
2013 елның 6-8 ноябре көннәрендә Татарстан Республикасында Пермь крае делегациясенең эш визиты үтә. 7 ноябрьдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Пермь крае Сәнәгать, эшкуарлык һәм сәүдә министрлыгы вәкиле Михаил Немытов белән очрашу узды. Очрашуны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев алып барды. Чарада шулай ук «ТР МК каршындагы ИСТҮ» ДБУ җитәкчесе урынбасары Олег Миронов та катнашты. Очрашу вакытында Татарстанның банкротлык процедурасы башланган оешмаларындагы эш тәҗрибәсе, Татарстан Республикасында банкротлык процедурасының һәм арбитраж идарәчеләре эшчәнлеген контрольдә тотуның нәтиҗәлелеген күтәрү кысаларында төрле органнар һәм ведомстволарның үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды.
Моннан тыш, делегация вәкилен республикада предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау һәм мониторинглау буенча алып барылган эш белән таныштырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International