Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указларында билгеләнгән бурычларның үтәлешен бәяләү индикаторлары күрсәткечләре расланды

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указларын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указларында билгеләнгән бурычларның үтәлеше нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары турында» 2013 елның 31 октябрендәге 819нчы карары расланды. Әлеге карар белән Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указларында билгеләнгән бурычларның үтәлеше нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторларының чик күрсәткечләре бюджет өлкәсе тармакларында әлеге указларны гамәлгә ашыруның «юл карталарында» да расланды. Индикаторларның чик күрсәткечләре алдарак Татарстан Республикасы Премьер-министрының Беренче урынбасары, Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606нчы указлары үтәлешен оештыру буенча республика эшче төркеме рәисе Равил Моратов каршында уздырылган Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указлары үтәлеше индикаторлары буенча киңәшмәләрдә каралган һәм хупланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International