Татарстанның хакимият органнары һәм эшмәкәрлек вәкилләре 2013 нче елда эшмәкәрлек өлкәсендә коррупциягә каршы тору буенча эшчәнлек турында сөйләштеләр

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның хакимият органнары һәм эшмәкәрлек вәкилләре 2013 нче елда эшмәкәрлек өлкәсендә коррупциягә каршы тору һәм аны профилактикалау буенча эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясадылар. Бу хакта суз Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында үткән матбугат конференциясендә барды.

Мәгълүматлар буенча, 2013 нче елның беренче яртыеллыгында Татарстанда якынча 50 мең икътисади актив кече һәм микропредприятие исәпләнелә, бу 2012 нче елның яртыеллыгына караганда, күбрәк. Шулай ук республикада якынча 500 урта предприятие һәм якынча 100 мең индивидуаль эшмәкәр эшли, дип хәбәр итте журналистларга ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов.

Ул билгеләп үткәнчә, “эшмәкәрлек – коррупцион рисклар белән еш очраша торган өлкә”. Алар техник шартлар алу, административ тоткарлыклар, контроль-күзәтчелек органнары тикшерүләре белән бәйле.

Федераль закон нигезендә тикшерүләр 3 елга бер тапкыр уздырыла, аның планы прокуратура органнары белән килешенә. Планнан тыш тикшерү прокурорлар ризалыгы белән генә уздырыла. Агымдагы елның 9 аенда прокуратура органнарына дәүләт күзәтчелек контролен уздыра торган органнардан мондый 358 гариза килеп ирешкән. Аларның 149ы килешенгән булган. Хокук саклау органнары 10 айда коррупцион юнәлештәге 64 җинаятьне ачыклаган, шул исәптән, 36 ришвәт алу очрагы, аларның гомуми суммасы 1,9 млн.сум булган, шулай ук 5,3 млн.сумлык 4 коммерцияле сатып алу факты билгеләнгән.

ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов сөйләгәнчә, ул җитәкләгән социаль институт коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәшү эшчәнлеген алып бара.
Тулы вәкаләтле вәкилгә ришвәт алуга бәйле конкрет шикаятьләр белән килүчеләр күп түгел. Ләкин әгәр дә шикаятьнең нигезе булса, материаллар ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенә һәм прокуратурага юллана.
“Коррупцион рисклар төрле дәүләт органнары куллана торган регламентларның һәм процедураларның ачыклыгы, стандарты булмаганда, килеп чыга”, - дип белдерде эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил.

Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, Татарстанда тикшерә һәм контрольдә тота торган органнар бик күп. Кайбер предприятиеләрдә, аеруча, зурларында елына 365 көн тикшерү уздырыла. Сәүдә-сәнәгать палатасы белән бергә “Тикшерүләрне исәпкә алу журналы” (“Журнал учета проверок”) бастырылган. Анда ТРның тикшерү органнары белешмәсе дә кертелгән, аңа 44 федераль һәм республика контрольдә тоту органы кертелгән.

ТР икътисад министры урынбасары, Эшмәкәрлеккә ярдәм итү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгәтуллин хәбәр иткәнчә, 2013 нче елның беренче яртыеллыгында ТРда кече һәм урта предприятиеләрнең әйләнеше, 2012 нче елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, 9,5 процентка үскән. Шул ук вакытта индивидуаль эшмәкәрләрнең саны кимүе күзәтелә.

ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы Совет әгъзасы, “Мәйдан” производство-коммерцияле фирмасы” ҖЧҖ генераль директоры Мария Горшунова хәбәр иткәнчә, районнарда, зур шәһәрләрдән аермалы буларак, бизнесны алып бару уңайсыз. Ул белгечләр белән бергә даими рәвештә республиканың районнарында була, анда эшмәкәрләр белән аралаша, анкета ярдәмендә аноним рәвештә сорау ала. Горшунова ачыклык керткәнчә, барлык районнарга диярлек ТР бюджетыннан дотация бирелә, аның күләме – якынча 75 процент. Монда һәр бишенче кеше кече бизнеста эшли. Ләкин күпчелек районнарда кече бизнесның икътисади актив предприятиеләренең һәм индивидуаль эшмәкәрләрнең саны кимүе билгеләнгән. Районнарда кече бизнеста хезмәт хакы ТР буенча уртача хезмәт хакыннан 1,5-2 тапкырга калыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International