ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендәге бизнес-инкубаторларда кече эшкуарлык субъектларына биналарны арендага бирүгә килешү төзү гаризаларын карау буенча конкурс комиссиясе утырышы узды. Утырыш барышында бизнес-инкубаторның биш потенциаль резиденты гаризасы каралды. Гаризаларны карау нәтиҗәсендә конкурс комиссиясе сайлап алу конкурсының барлык биш катнашучысы белән дә аренда килешүе төзергә тәкъдим итте.

2014 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин Чистай муниципаль район Советы утырышында катнашты. Ул 2013 елгы социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2014 ел бурычларына багышланган иде. Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Сибгатуллин Чистай бизнес-инкубаторында, яшьләр инновацияле иҗаты үзәгендә, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының күпфункцияле үзәге филиалында, шулай ук Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәгенең Чистай муниципаль районындагы вәкиллегендә булды.

18
февраль, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 20 февралендә «Мираж» кунакханәсендә (Казан шәһ., Мәскәү урамы, 5) «МЭИ юл карталарын мониторинглау һәм проектларга ярдәм инструментлары» Road Show киңәшмәсе узачак. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, энергетика компанияләре вәкилләре һәм Милли эшкуарлык инициативасы “юл картасын” төзүдә катнашкан экспертлар булыр, дип көтелә. Әлеге чара кысаларында эшкуарлар электр челтәрләренә кушылу һәм төзелеш өчен рөхсәт алу мисалында үз эшчәнлекләрендә юлыккан конкрет проблемалар буенча сораулар бирә, электр челтәрләренә кушылуны һәм төзелешкә рөхсәт алуны ничек итеп тизрәк башкарып чыгу турында белә һәм проектларга финанс ярдәме күрсәтү механизмнары һәм инструментлары белән таныша алачаклар.
2014 елның 12-13 март көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә Россия технологик үсеш фонды «Сәнәгать инжинирингы һәм төбәкләргә Россиянең әйдәп баручы фәнни-технологик җитештерүләрен җәлеп итү перспективалары» темасына III Ачык төбәкара очрашу оештыра. Чара барлык кызыксынучы затлар, шул исәптән федераль һәм төбәк идарә һәм инновацияле үсеш институтлары, инновацияле, фәнни-техник үсеш буенча җитәкчеләр, фәнни-тикшеренү подразделениеләре җитәкчеләре өчен ачык. Очрашуның максатлары: тыңлаучыларда Россиядә сәнәгать инжинирингы үсешенең бүгенге этабы турында күзаллау формалаштыру, төбәкләрдә югары технологияле сәнәгать үсешенә вузларны һәм инжиниринг үзәкләрен җәлеп итүнең көнүзәк мәсьәләләре буенча гамәли һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтү.
Икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин һәм Кама инновация-территориаль җитештерү кластерының төп предприятиеләре вәкилләреннән торган Татарстан Республикасы делегациясе 16-21 февраль көннәрендә Европаның әйдәп баручы инновацияле кластерларында булачак. Эш сәфәренең максаты – булган тәҗрибә белән танышу һәм 2014 елның 23 апрелендә Түбән Кама шәһәрендә узачак халыкара конференциягә шәхсән чакыру. Әлеге чара төбәкләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрү инструменты булган территориаль инновацияле кластерларның үсеш модельләрен тикшерүгә багышлана. Эш сәфәре вакытында делегация Франция, Германия, Нидерландта булачак. Франциядә Рона-Альпы төбәге җитәкчелеге, төбәктәге 12 кластер һәм кластерларга кергән эре предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашулар оештыру планлаштырыла.
Узган атнада Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Химия технологияләре өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәген үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Химия технологияләре өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәге һәм Татарстан Республикасының кызыксынган оешмалары вәкилләре катнашты. Исегезгә төшерик, Химия технологияләре өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәге Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының «2015 елга кадәр кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү» программасы буенча төзелде.

17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Яр Чаллы шәһәрендә «2030 елга кадәрге Татарстан Республикасы Стратегиясендә Яр Чаллы агломерациясе: кешеләр, икътисад, пространство» эзләнү конференциясе уздырылды. Бу, кызыксынган якларның киң даирәсен җәлеп итеп, Стратегиянең проблемалар кырын тикшерүгә юнәлдерелгән чараларның икенчесе инде. Моңа охшаш конференциянең беренчесе Әлмәт шәһәрендә узган иде. Конференциядә республика министрлыклары һәм ведомстволары, Яр Чаллы шәһәре, Алабуга, Түбән Кама, Тукай, Менделеевск, Зәй һәм Минзәлә районнары җирле үзидарә органнары һәм предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Лицензия законнарына ярашлы рәвештә лицензия алу таләпләренең берсе булып лицензиягә дәгъва кылучының кайбер күчемсез милек объектлары булуы тора, әйтик, җир кишәрлеге, бина, бүлмәләр. Лицензия бирү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әлеге таләпнең үтәлешен раслау лицензиягә дәгъва кылучыда аерым бер авырлыклар тудыра. Моңа бәйле рәвештә шуны хәбәр итәбез, күчемсез милек хокукына дәүләт теркәве уздыру шактый гадиләштереләчәк. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән булган сделкаларны теркәү һәм кадастр исәбенә кую өлкәсендә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән закон проекты әзерләнде.
2014 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин Бөгелмә муниципаль районы советының XXXV сессиясе утырышында катнашты. Әлеге чара кысаларында агросәнәгать комплексына, кече һәм урта бизнеска, сәнәгатькә караган төп предприятиеләр күргәзмәләре оештырылды. Муниципаль берәмлек башлыгы Илдус Касыймов хисап доклады белән чыгыш ясады. Шулай ук Рөстәм Сибгатуллин район территориясендә төзелә торган сәнәгать мәйданчыгында һәм «РВС инжиниринг» ҖЧҖ – яшьләр инновацияле иҗаты үзәгендә булды. Очрашу барышында 2013 елга йомгак ясалды һәм 2014 елга үсеш планы билгеләнде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге юридик һәм фактик адресы үзгәрүе хакында хәбәр итә. Хәзер Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге түбәндәге адрес буенча урнашачак: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Чернышевский ур., 33, 2 кат. Телефоннар: 8(843)223-06-74, 223-06-79.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International