ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
2013 елның 11 нче февралендә Чирмешән муниципаль районы Советының 46 нчы утырышы узды.
Утырыш районның Мәдәният йортында (Титов ур.,1) уздырылды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Татарстан Республикасы мәдәният минстры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты.
Район башлыгы Наил Зарипов “2013 елда Чирмешән муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү йомгаклары һәм 2014 елга бурычлар турында” төп нотык белән чыгыш ясады.
Муниципаль район бюджеты чыгымнары 577 млн. сум тәшкил иткән, бюджет социаль юнәлешле (76%ы социаль өлкәгә җибәрелә).
Районның төп предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 2013 елда – 18,767 мең сум.
Район территориясендә 1 млн. 711 мең тонна нефть чыгарылды.

14
февраль, 2014 ел
җомга
2014 елның 27-28 феврале көннәрендә Казан шәһәрендә «Куркынычсызлык һәм элемтә» форумы кысаларында «Тормыш итү куркынычсызлыгының заманча проблемалары: бүгенге һәм киләчәк» III Халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы конференциядә катнашучыларның берсе булып тора һәм конференциягә әзерлек һәм аны үткәрү буенча ведомствоара эшче төркем составына керә.
Сораштырулар 2014 елның 1 февраленнән 1 мартына кадәр дәвам итә. Сораштырулар формасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган. Халыктан сораштыру баннерлары «Рәсми Татарстан» дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының бердәм порталының, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталының, ТР Муниципаль берәмлекләр порталының, Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнарының рәсми сайтларының баш битендә урнаштырылган. Сораштырулар аноним уздырыла, һәм аның йомгаклары халыкка хезмәт күрсәтүче җирле үзидарә органнары һәм оешмалар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тәкъдимнәр эшләү максатында бары тик гомумиләштерелгән сыйфатта гына кулланылачак. Уздырылган сораштырулар йомгаклары буенча республика дәрәҗәсендә идарә эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән карарлар әзерләнәчәк.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы катнашында Татарстан Республикасында сатып алуларны җәмгыятьтә тикшерү механизмнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте. Татарстан Республикасы Дәүләт сатып алулары идарәсе җитәкчесе урынбасары Айдар Абдуллин, «Барс Груп» ЯАҖ проектлары менеджеры Ангелина Чижова, шулай ук дәүләт заказчылары - «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, зшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законны сынау буенча пилот проектында катнашучылар, шул исәптән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре киңәшмәдә төп докладчылар булдылар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасының дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр буенча агентлыгы» ДУП белем бирү семинарлары үткәрүне дәвам итә.
Ел башыннан семинарларда 100дән артык кеше катнашты.
Семинарларда катнашу түләүсез.
Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Төбәктә интеллектуаль милек базарын формалаштыру һәм үстерү» III Төбәк фәнни-гамәли конференциясе оештырыла.
Конференциядә төбәктә интеллектуаль милек базарын формалаштыру, интеллектуаль эшчәнлек өлкәсендә инфраструктураны үстерү һәм кадрлар белән тәэмин итү сораулары яктыртылачак.
Конференция эшендә фәнни җәмгатьчелек һәм бизнес вәкилләре катнаша.
2014 елның 12 февралендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллинның Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәре оештырылды.
Әлеге чара кысаларында Рөстәм Сибгатуллин, «Яр Чаллы бизнес-инкубаторы» ДБУ директоры Роман Гирфанов белән бергә, «КАМАЗ» ААҖ базасындагы сәнәгать зонасында булды һәм Яр Чаллы шәһәрендә «Җиһазлар базасы» сәнәгать паркын төзү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды. Очрашу барышында шәхси сәнәгать мәйданчыкларына дәүләт ярдәме күрсәтү мөмкинлекләре тикшерелде.
2014 елның13 февралендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Квебек провинциясе (Канада) делегациясе белән очрашу узды.

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Артем Здунов җитәкчелегендә үткән очрашуда Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов, «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы» ДАУ Дата-үзәге җитәкчесе Данил Садриев, «МВЕН» ҖЧҖ генераль директоры Илья Ермоленко, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур подразделениеләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәгенең рәсми сайты эшли башлады: www.export-rt.ru.
Әлеге сайтта Татарстан Республикасы Экспортка ярләм итү үзәге тарафыннан оештырыла торган барлык чаралар (бизнес-миссияләр, конференцияләр, белем бирү семинарлары) турында мәгълүмат табып булачак, шулай ук экспорт юнәлешле предприятиеләр өчен дә файдалы мәгълүмат урнаштырылачак.
Якын арада Үзәк сайтының инглиз телендәге версиясе дә эшли башлаячак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган һәм эшкуарларга ярдәм итү инфраструктурасына кергән «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешма үзенең юридик һәм фактик адресы үзгәрүе турында хәбәр итә. 2014 елның 17 февраленнән Татарстан Республикасы Гарантия фонды түбәндәге адрес буенча эшли башлаячак: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Чернышевский урамы,33нче йорт, офис 15. Элемтә өчен телефон: 223-06-79

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International