2014 елның 12-13 марты көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә «Сәнәгать инжинирингы һәм төбәкләрдә Россиянең әйдәп баручы фәнни-технологик җитештерүләрен җәлеп итү перспективалары» дип аталган ачык төбәкара очрашу уздырыла

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
2014 елның 12-13 март көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә Россия технологик үсеш фонды «Сәнәгать инжинирингы һәм төбәкләргә Россиянең әйдәп баручы фәнни-технологик җитештерүләрен җәлеп итү перспективалары» темасына III Ачык төбәкара очрашу оештыра. Чара барлык кызыксынучы затлар, шул исәптән федераль һәм төбәк идарә һәм инновацияле үсеш институтлары, инновацияле, фәнни-техник үсеш буенча җитәкчеләр, фәнни-тикшеренү подразделениеләре җитәкчеләре өчен ачык. Очрашуның максатлары: тыңлаучыларда Россиядә сәнәгать инжинирингы үсешенең бүгенге этабы турында күзаллау формалаштыру, төбәкләрдә югары технологияле сәнәгать үсешенә вузларны һәм инжиниринг үзәкләрен җәлеп итүнең көнүзәк мәсьәләләре буенча гамәли һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International