Мидхәт Шаһиәхмәтов Химия технологияләре өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәген үстерү буенча киңәшмә уздырды

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
Узган атнада Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Химия технологияләре өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәген үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Химия технологияләре өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәге һәм Татарстан Республикасының кызыксынган оешмалары вәкилләре катнашты. Исегезгә төшерик, Химия технологияләре өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәге Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының «2015 елга кадәр кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү» программасы буенча төзелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International