Министрлыкта Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендәге бизнес-инкубаторларда биналарны арендага алуга гаризалар тикшерелде

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
2014 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендәге бизнес-инкубаторларда кече эшкуарлык субъектларына биналарны арендага бирүгә килешү төзү гаризаларын карау буенча конкурс комиссиясе утырышы узды. Утырыш барышында бизнес-инкубаторның биш потенциаль резиденты гаризасы каралды. Гаризаларны карау нәтиҗәсендә конкурс комиссиясе сайлап алу конкурсының барлык биш катнашучысы белән дә аренда килешүе төзергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International