ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 17 февралендәге 92нче карары белән «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы халкы мәшгульлегенә ярдәм итү» дәүләт программасының «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру» подпрограммасы расланды. Подпрограмманың максаты – Татарстан Республикасы предприятиеләренә инженер белгечлекләре һәм эшче һөнәрләре кадрларын җәлеп итү һәм беркетү. Подпрограмма бурычлары: 1. Татарстан Республикасы халкы арасында инженер белгечлекләренең һәм эшче һөнәрләренең абруен күтәрү; 2. Яшьләрдә икътисадның реаль секторында ихтыяҗ булган һөнәрләрне алуга мотивация булдыру.

20
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге экспорт юнәлешле предприятиеләрне «БГӘндә бизнес: Татарстан Республикасы компанияләре өчен мөмкинлекләр» темасы буенча махсуслаштырылган белем бирү семинарында катнашырга чакыра. Семинар 2014 елның 28 февралендә уздырыла. Әлеге семинарга эксперт сыйфатында INCONA (БГӘ) компаниясенең идарәче партнеры Алексей Бусев чакырылган. Экспорт юнәлешле эшкуарлар өчен семинарда катнашу бушлай.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәм алучы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның республика реестрын яңартты. 2014 ел башына ярдәм алучы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның республика реестрында муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә ярдәм ала торган 386 оешма турында мәгълүмат тупланган иде, аларга 2010-2013 еллар дәвамында гомуми суммасы 973,1 млн сум булган финанс ярдәме күрсәтелде, шулардан 2013 елда башкарма хакимият органннары тарафыннан 519,0 млн сумлык финанс ярдәме күрсәтелсә, җирле үзидарә органнары тарафыннан - 7,9 млн сумлык.
Бүген Казанда “Яңа проектларны гамәлгә кую буенча стратегик инициативалар агентлыгы” коммерцияле булмаган автоном оешма киңәшмәсендә катнашучылар илкүләм эшмәкәрлек инициативасы проектларын һәм юл карталары мониторингын хуплау алымнары буенча фикер алыштылар.
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары, энергетика компанияләре вәкилләре, шулай ук Илкүләм эшмәкәрлек инициативасы юл карталарын эшләүче экспертлар катнашты.
ТР Президенты киңәшмәдәгеләрне сәламләп, чыгышында Татарстан Стратегик инициативалар агентлыгы гамәлгә ашыра торган барлык проектларда да актив катнаша, дип ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов үзе оешма идарәсе органына керә. “Бигрәк тә Татарстан һәм башка төбәкләр тәҗрибәсен исәпкә алып, эшләнгән юл карталары, эшләнмәләре уңай нәтиҗә бирә”, - дип билгеләп үтте ул. Р.Миңнеханов фикеренчә, бүген кече һәм урта бизнесны үстерүдә, шул исәптән гадәти инновацион үзәкләр булдырып, муниципалитетларның потенциалын актив куллану зарур.
В Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советында Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану буенча комитеты рәисе Геннадий Горбунов рәислегендә «Россия протеины» проектын тикшерү буенча комитетның киңәйтелгән утырышы узды. Төп доклад белән «Биотехнологияләр» компаниясенең генераль директоры Александр Герман чыгыш ясады. Ул Россиядә, илебездәге үсемлек чималына нигезләнеп, аксым концентраты җитештерү буенча заводлар челтәре ачарга ниятли. Эшкәртү куәте елына 25,0 мең тоннага кадәр булган шундый заводларның берсен «Чистай» индустриаль паркы территориясендә урнаштырырга тәкъдим ителә. Завод төзелешенең смета бәясе 4100 млн сум тора, бу вакытта 150ләп эш урыны булдырыла. Моннан тыш, компания агросәнәгать биотехнологияләренең R&D үзәкләрен ачарга ниятли.
2014 елның 30 гыйнварыннан «Лотереяләр турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2013 елның 28 декабрендәге 416-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде. Федераль закондагы үзгәрешләр Россия Федерациясе субъектлары һәм җирле үзидарә органнары вәкаләтләренең түбәндәге өлешләренә кагыла: - төбәк/муниципаль лотереяләр уйнатуга рөхсәт бирү; - төбәк лотереяләре/муниципаль лотереяләр дәүләт реестрын алып бару; - төбәк лотереяләрен уйнатуга төбәк дәүләт күзәтчелеген тормышка ашыру, шул исәптән лоторея уйнатудан кергән табышның максатчан кулланылышы буенча/муниципаль лотереяләр уйнатуга муниципаль контроль үткәрү, шул исәптән лоторея уйнатудан кергән табышның максатчан кулланылышына да. Әлеге вәкаләтләр үз көчләрен югалттылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет әгъзалары бүген сатып алуларның контракт сисемасына күчү турында сөйләштеләр. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чара видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән элемтәдә ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2014 елның 1нче гыйнварыннан дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗглара товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар өлкәсендә контракт сисема турындагы федераль закон гамәлгә керде (ФЗ-№44). Әлеге документ 2006 елдан гамәлдә булган 94нче номерлы федераль законны алыштырды.
Безгә эшне яңа шартларда оештыру кирәк, дип белдерде ТР Президенты, республикада барысы 7 меңнән артык дәүләт һәм муниципаль заказчигы бар. Ул искәрткәнчә, 2013 елда дәүләт сатып алулары күләме 85 млрд. сум тәшкил итте.
«Төп максат – дәүләт һәм муниципаль сатып алулары системасының яңа шартларда эшен дәвам итүен тәэмин итү, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Механизмның оптималь булуы мөһим, система нәтиҗәле һәм ачык булырга тиеш».

19
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Икътисадый совет утырышы уза. Ул Татарстан Республикасында дәүләт сатып алуларын контракт системасына күчерүгә багышлана. Утырышның көн тәртибендә – «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән төп яңалыклар, шулай ук контракт системасын алга таба көйләү буенча вәкаләтләрне тормышка ашыру турында Татарстан Республикасы Дәүләт сатып алулары идарәсе җитәкчесе Ольга Редьконың чыгышы.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 10 февралендәге 89нчы Карары белән федераль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алулар өлкәсендә ведомство контролен уздыру кагыйдәләре расланды. Карарга ярашлы рәвештә башкарма хакимиятнең федераль органнары, «Росатом» Атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе, Россия Федерациясе бюджеттан тыш дәүләт фондлары белән идарә итү органнары бер ай вакыт эчендә ведомство контролен уздыру регламентын расларга тиеш. Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарына бер ай вакыт эчендә тиешле реглементны расларга тәкъдим ителә. Карар белән сатып алулар өлкәсендә федераль ведомство контролен уздыру кагыйдәләре раслана.
2014 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Россиянең эшлекле хатын-кызлары» РИО делегациясе булып китте. Чара Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары вәкилләре, Казан шәһәре мэриясе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты җитәкчелеге, шулай ук Татарстан иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән планлаштырылган очрашулар программасы кысаларында үткәрелде. Киңәшмәдә Самара өлкәсе бизнес җәмәгатьчелегенең тугыз вәкиле, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге директоры Артем Наумов катнашты. Очрашуны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International