Министр урынбасары Рөстәм Сибгатуллин Бөгелмә муниципаль районында төзелә торган сәнәгать мәйданчыгында һәм яшьләр инновацияле иҗаты үзәгендә булды

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
2014 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин Бөгелмә муниципаль районы советының XXXV сессиясе утырышында катнашты. Әлеге чара кысаларында агросәнәгать комплексына, кече һәм урта бизнеска, сәнәгатькә караган төп предприятиеләр күргәзмәләре оештырылды. Муниципаль берәмлек башлыгы Илдус Касыймов хисап доклады белән чыгыш ясады. Шулай ук Рөстәм Сибгатуллин район территориясендә төзелә торган сәнәгать мәйданчыгында һәм «РВС инжиниринг» ҖЧҖ – яшьләр инновацияле иҗаты үзәгендә булды. Очрашу барышында 2013 елга йомгак ясалды һәм 2014 елга үсеш планы билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International