Республика үсешенең 2030 елга кадәрге Стратегиясен эшләү кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә эзләнү конференциясе узды

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
Яр Чаллы шәһәрендә «2030 елга кадәрге Татарстан Республикасы Стратегиясендә Яр Чаллы агломерациясе: кешеләр, икътисад, пространство» эзләнү конференциясе уздырылды. Бу, кызыксынган якларның киң даирәсен җәлеп итеп, Стратегиянең проблемалар кырын тикшерүгә юнәлдерелгән чараларның икенчесе инде. Моңа охшаш конференциянең беренчесе Әлмәт шәһәрендә узган иде. Конференциядә республика министрлыклары һәм ведомстволары, Яр Чаллы шәһәре, Алабуга, Түбән Кама, Тукай, Менделеевск, Зәй һәм Минзәлә районнары җирле үзидарә органнары һәм предприятиеләре вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International