2014 елның 20 февралендә «Милли эшкуарлык инициативалары юл карталарын мониторинглау һәм проектларга ярдәм инструментлары» Road Show киңәшмәсе узачак

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
2014 елның 20 февралендә «Мираж» кунакханәсендә (Казан шәһ., Мәскәү урамы, 5) «МЭИ юл карталарын мониторинглау һәм проектларга ярдәм инструментлары» Road Show киңәшмәсе узачак. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, энергетика компанияләре вәкилләре һәм Милли эшкуарлык инициативасы “юл картасын” төзүдә катнашкан экспертлар булыр, дип көтелә. Әлеге чара кысаларында эшкуарлар электр челтәрләренә кушылу һәм төзелеш өчен рөхсәт алу мисалында үз эшчәнлекләрендә юлыккан конкрет проблемалар буенча сораулар бирә, электр челтәрләренә кушылуны һәм төзелешкә рөхсәт алуны ничек итеп тизрәк башкарып чыгу турында белә һәм проектларга финанс ярдәме күрсәтү механизмнары һәм инструментлары белән таныша алачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International