ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 26 сентябрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Яр Чаллы – Россия бизнес белеме үзәге» шәһәр проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты ярдәме белән «Эшлекле мохит» порталы – Саклык Банкының миллионлы аудиториягә ия яңа проекты» темасына Россия Саклык Банкы бизнес-семинары уздырыла.
Семинар һәм теркәлү турында тулырак мәгълүматны сез +7 (8552) 47-11-24 телефоны, +7-919-628-49-61 мобиль телефоны яисә rrkhafizova@sberbank.ru электрон адресы буенча белә аласыз.
2014 елның 8 октябрендә Яр Чаллы шәһәрендә Кама кластер үсеше үзәге һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты ярдәме белән «Яр Чаллы – Россия бизнес белеме үзәге» шәһәр проекты кысаларында Радмило Лукичның «ТОПлар өчен сатулар» темасына бизнес-тренингы оештырылачак.
Тренинг һәм теркәлү турындагы тулырак белешмәне +7 (8552) 53-43-18, +7 (8552) 53-43-20 телефоннары, +7960-073-40-92 мобиль телефоны яки pr@chelny-invest.ru электрон адресы буенча белергә була.

24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2014 елның 19 декабренннән 2015 елның 11 гыйнварына кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә ел саен уздырыла торган IX Раштуа ярминкәсе үтәчәген хәбәр итә.
Раштуа ярминкәсендә катнашу өчен Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм иҗат коллективлары чакырыла.
Ярминкәдә катнашырга теләүче эшкуарларның түбәндәге электрон адреска мәгълүмат җибәрүен сорыйбыз: rasima.kashapova@tatar.ru. Тәкъдим итәргә теләгән продукция төрен, стендыгызны урнаштыру өчен кирәкле мәйдан күләмен һәм белешмә өчен элемтәгезне күрсәтергә онытмагыз.
Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 2014 елның 8-12 декабрендә Мәскәүдә узачак абруйлы «Сәламәтлек саклау-2014» Халыкара медицина күргәзмәсендә бушлай катнашу буенча уникаль мөмкинлек бирелә. Экспортка ярдәм итү үзәге теркәү җыемнары һәм күргәзмә мәйданына (кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен) түләүне үз өстенә алырга әзер. Предприятиегә бары тик күргәзмә урынына бару һәм яшәү чыгымнарын гына күтәрергә кирәк булачак.
2014 елның 22 сентябрендә «Нефть-газ химиясе комплексы үсеше» проект мәйданчыгы кысаларында «НГХКның инновацияле үсеше. Инновацияләрне коммерцияләштерү» дип аталган стратегик сессия уздырылды. Сессиядә фән (КНИТУ-КХТИ), нефть-газ химиясе комплексы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге үсеше стратегиясен эшләүчеләр катнашты. Сессиядә тармакның инновацияле үсешенең төп проблемалары, НИОКР процессы һәм инновацияләрне гамлгә кертү тикшерелде, шулай ук инновацияләрне коммерцияләштерү проблемаларын хәл итү юллары каралды.

23
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 22 сентябрендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасында «Россиянең социаль-икътисадый үсешен тизләтү буенча тәкъдимнәр турында» дигән темага Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин катнашында Парламент тыңлаулары узды.
Татарстан Республикасыннан чарада Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашты.
Фикер алышуларга торгынлыкны җиңү һәм икътисадый үсешне стимуллаштыру, инвестицияләрне, импортны алыштыруны арттыру кебек актуаль мәсьәләләр, шулай ук Россиянең социаль-икътисадый үсешенең башка мөһим сораулары куелды.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Россия Саклык банкының «Җайлау йогынтысын бәяләү – бизнес өчен мөмкинлекләр, хакимият өчен кагыйдәләр» дип аталган уртак проекты кысаларында 2014 елның 23 сентябрендә Россия Федерациясе төбәкләрендә җайлау йогынтысын бәяләүне гамәлгә кертү мәсьәләләренә багышланган беренче видеоконференция үткәрелде, анда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Россия бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Һава транспорты транспорт средстволары һәм транспорт инфраструктурасы объектларының төрле категорияләре өчен куркынычсызлык дәрәҗәләре исәпкә алынган транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү таләпләрен (шул исәптән объектларның (территорияләрнең) террорчылыктан сакланышына карата таләпләрне) раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча ачык консультацияләр уздыру турында мөрәҗәгать килде.

22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 20 сентябрендә «Сочи-2014» Халыкара инвестиция форумы кысаларында Россия Федерациясе субъектларында инвестицион мохитнең торышы милли рейтингы Рейтинг комитетының ачык утырышы һәм «Территорияләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге: бергәләп эш итәбез» темасына дискуссия узды. Татарстан Республикасыннан әлеге дискуссиядә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Артём Здунов катнашты.
2014 елның 22 сентябрендә «ТАНЕКО» ААҖндә «Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге (ФТМҮ)» ТР ДУП һәм «ТАНЕКО» ААҖ арасындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында «ТАНЕКО» ААҖндә интеллектуаль милек» темасы буенча белем бирү семинары оештырылды. Семинарда инновацияле эшчәнлекне мәгълүмати яктан тәэмин итү, Татарстан Республикасында интеллектуаль милек базарының үсеше, инновацияле үсеш программаларын эшләү һәм предприятиегә технологик аудит уздыру сораулары каралды, шулай ук интеллектуаль милек өлкәсендә кадрларны әзерләү һәм яңадан әзерләү буенча гамәлдәге проектлар һәм белем бирү программалары аталды. Шулай ук «Рационализаторлык тәкъдимнәренең икътисадый нәтиҗәлелеген билгеләү» темасы буенча гамәли семинар да узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International