Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге үсеш стратегиясен эшләү кысаларында «НГХКның инновацияле үсеше. Инновацияләрне коммерцияләштерү» дип аталган стратегик сессия узды

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
2014 елның 22 сентябрендә «Нефть-газ химиясе комплексы үсеше» проект мәйданчыгы кысаларында «НГХКның инновацияле үсеше. Инновацияләрне коммерцияләштерү» дип аталган стратегик сессия уздырылды. Сессиядә фән (КНИТУ-КХТИ), нефть-газ химиясе комплексы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге үсеше стратегиясен эшләүчеләр катнашты. Сессиядә тармакның инновацияле үсешенең төп проблемалары, НИОКР процессы һәм инновацияләрне гамлгә кертү тикшерелде, шулай ук инновацияләрне коммерцияләштерү проблемаларын хәл итү юллары каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International