Татарстан Республикасы эшкуарлары, үз продукцияләрен тәкъдим итү өчен, Санкт-Петербургта ел саен уздырыла торган IX Раштуа ярминкәсендә чакырылалар

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2014 елның 19 декабренннән 2015 елның 11 гыйнварына кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә ел саен уздырыла торган IX Раштуа ярминкәсе үтәчәген хәбәр итә.


Раштуа ярминкәсендә катнашу өчен Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм иҗат коллективлары чакырыла.


Ярминкәдә катнашырга теләүче эшкуарларның түбәндәге электрон адреска мәгълүмат җибәрүен сорыйбыз: rasima.kashapova@tatar.ru.  Тәкъдим итәргә теләгән продукция төрен, стендыгызны урнаштыру өчен кирәкле мәйдан күләмен һәм белешмә өчен элемтәгезне күрсәтергә онытмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International