Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Россия Федерациясе субъектларында инвестицион мохитнең торышы милли рейтингы Рейтинг комитетының ачык утырышында катнашты
2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
2014 елның 20 сентябрендә «Сочи-2014» Халыкара инвестиция форумы кысаларында Россия Федерациясе субъектларында инвестицион мохитнең торышы милли рейтингы Рейтинг комитетының ачык утырышы һәм «Территорияләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге: бергәләп эш итәбез» темасына дискуссия узды. Татарстан Республикасыннан әлеге дискуссиядә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Артём Здунов катнашты.