Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Сәнәгать үсеше һәм аның көндәшлелеген арттыру» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Индустриаль парклар» подпрограммасы кысаларында индустриаль парклардагы сәнәгать һәм инфраструктура объектлары капиталь төзелеше өчен 2013–2016 елларда Россия кредит оешмаларыннан һәм «Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкыннан (Внешэкономбанк)» алынган кредитлар буенча процентлар түләргә киткән чыгымнарны каплау өлешендә Россия оешмаларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү максатында инвестицияле проектларны сайлап алу конкурсы оештыра.
Гаризалар 2014 елның 25 сентябреннән 20 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 109074, Мәскәү шәһ., Китайгородский проезд, 7, эш көннәрендә 10:00дән 16:30 сәгатькә кадәр.
2014 елның 25 сентябрендә Тышкы икътисадый банкның Күзәтчелек советы утырышында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Россиядә Моношәһәрләрне үстерү фонды төзелүе турында хәбәр итте.
Фондның максаты – транспорт һәм коммуналь инфраструктура өлкәсенә караган проектларны финанслау һәм инвесторларны җәлеп итү.
Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан агымдагы елның июлендә расланган моношәһәрләр исемлегенә 313 муниципаль берәмлек кертелгән. Шул ук вакытта 75 моношәһәрдә – алар арасында Татарстан Республикасының Яшел Үзән һәм Кама Аланы шәһәрләре дә бар – аеруча катлаулы социаль-икътисадый вазгыять туган дип танылды.