Татарстан Республикасы эшкуарлары «Сәламәтлек саклау-2014» Халыкара медицина күргәзмәсендә катнашырга чакырылалар

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 2014 елның 8-12 декабрендә Мәскәүдә узачак абруйлы «Сәламәтлек саклау-2014» Халыкара медицина күргәзмәсендә бушлай катнашу буенча уникаль мөмкинлек бирелә. Экспортка ярдәм итү үзәге теркәү җыемнары һәм күргәзмә мәйданына (кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен) түләүне үз өстенә алырга әзер. Предприятиегә бары тик күргәзмә урынына бару һәм яшәү чыгымнарын гына күтәрергә кирәк булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International