Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "«2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында туризм һәм кунакчылык өлкәсен үстерү» дәүләт программасын раслау турында" 2014 ел, 21 июль, 522 нче карары расланды.
Татарстан Республикасында туризм һәм кунакчылык өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ:
1. «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында туризм һәм кунакчылык өлкәсен үстерү» дәүләт программасын (алга таба – Программа) расларга.
2. Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетын Программаның дәүләт заказчысы итеп билгеләргә.
3. Татарстан Республикасының Финанс министрлыгына ел саен чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджетын формалаш- тырганда, бюджет мөмкинлекләрен исәпкә алып, Татарстан Республикасы бюджетыннан бу максатларга җибәрелә торган акча чикләрендә Программа чараларын тормышка ашыруга акча күздә тотарга.
Татарстан Республикасына Украина территориясен мәҗбүри ташлап китәргә мәҗбүр булган Украина гражданнарына социаль ярдәм күрсәтү максаты белән Татарстан Республикасының икътисад Министрлыгы, Татарстан Министрлар Кабинеты Украина гражданнарына бер генә тапкыр бирелә торган ярдәм турында кагыйдә ( Татарстан Министрлар Кабинеты 06.08.2014 № 571 карарын) хуплады.
Производствоны үстерү максаты белән 2013 елда 14 инновация территория кластерына федераль бюджеттан субсидияләр исәбенә 1,3 млрд. сум акча, шуларның 213,2 млн. сумын Татарстан Республикасы Кама инновация территория производствосы кластеры үсүенә бүлеп бирелә.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының икътисад Министрлыгы 2014 елда Татарстан Республикасы Кама инновация территория производствосы кластеры үсешенә субсидияләр алу максаты белән Татарстан Республикасы сайлап алу бәйгесендә катнашу өчен гариза җыю эшләре алып бара.