Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева Россиянең социаль-икътисадый үсешен тизләтү буенча Парламент тыңлауларында катнашты

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе
2014 елның 22 сентябрендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасында «Россиянең социаль-икътисадый үсешен тизләтү буенча тәкъдимнәр турында» дигән темага Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин катнашында Парламент тыңлаулары узды.
Татарстан Республикасыннан чарада Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашты.
Фикер алышуларга торгынлыкны җиңү һәм икътисадый үсешне стимуллаштыру, инвестицияләрне, импортны алыштыруны арттыру кебек актуаль мәсьәләләр, шулай ук Россиянең социаль-икътисадый үсешенең башка мөһим сораулары куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International