Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге һәм «ТАНЕКО» ААҖ арасындагы килешү кысаларында интеллектуаль милек буенча семинарлар уздырылды

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
2014 елның 22 сентябрендә «ТАНЕКО» ААҖндә «Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге (ФТМҮ)» ТР ДУП һәм «ТАНЕКО» ААҖ арасындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында «ТАНЕКО» ААҖндә интеллектуаль милек» темасы буенча белем бирү семинары оештырылды. Семинарда инновацияле эшчәнлекне мәгълүмати яктан тәэмин итү, Татарстан Республикасында интеллектуаль милек базарының үсеше, инновацияле үсеш программаларын эшләү һәм предприятиегә технологик аудит уздыру сораулары каралды, шулай ук интеллектуаль милек өлкәсендә кадрларны әзерләү һәм яңадан әзерләү буенча гамәлдәге проектлар һәм белем бирү программалары аталды. Шулай ук «Рационализаторлык тәкъдимнәренең икътисадый нәтиҗәлелеген билгеләү» темасы буенча гамәли семинар да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International