Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларыннан субсидия алу хокукына гаризалар кабул итү ике атнадан соң тәмамланачак

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2014 елның 10 сентябреннән 14 октябренә кадәр Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары арасында Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына бәйге бара.
Бәйге Татарстан Республикасы Миинистрлар Кабинетының 2011 елның 21 сентябрендәге 781нче карары белән расланган Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга бәйге нигезендә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибенә ярашлы рәвештә уздырыла.
Элемтә өчен телефоннар: 524-91-85, 524-91-86, 524-91-84
Белешмәләр өчен Гафурова Айсылу Маратовна һәм Лукашина Марина Николаевнага мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International