2030 елга кадәр Татарстан Республикасы үсеше стратегиясен эшләү кысаларында «Пространство, инфраструктура, реаль капитал» юнәлеше буенча проект мәйданчыгы утырышы узды

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
2014 елның 26 сентябрендә 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен эшләү кысаларында «Пространство, инфраструктура, реаль капитал» юнәлеше буенча проект мәйданчыгы эше дәвам иттерелде.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында оештырылган чараларда шулай ук тармак министрлыклары һәм ведомстволары, белем бирү учреждениеләре вәкилләре катнашты.
Проект мәйданчыгы модераторы сыйфатында «Шәһәр планлаштыру лабораториясе» ҖЧҖ проектлары баш архитекторы Римма Воронкова эшләде.
Түбәндәге темалар буенча ике эксперт консультациясе оештырылды:
– «Зур тизлекле элемтәләр системасын үстерү буенча тикшеренүләрнең бурычлары. Төзелешләрнең чиратларын билгеләү. Татарстан Республикасының стратегик күперләре, күпер күтәртмәләрен сайлау».
– «Идел-Кама агымы» Эко-зонасы проекты – ареал, урнашу системасы, инфраструктура, идарә итүнең проект моделе».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International