Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан министрлык ветераннарын котлау сүзе

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, планлаштыру органнары ветераннары!

Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм! Өлкән буын кешеләре – теләсә кайсы җәмгыятьнең алтын фонды. Сез республикабызның рухи һәм матди хәзинәсен тудыручылар, югары әхлакый идеалларны саклаучылар, олы тормыш тәҗрибәсен яшь буынга тапшыручылар, укытучыларыбыз булып торасыз. Сезне бәйрәм белән тәбрик итәм һәм сезгә Татарстанның социаль-икътисадый иминлеген ныгытуга һәм үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәтемне белдерәм.


Без республика икътисадын үстерү өлкәсендә армый-талмый хезмәт иткән элеккеге коллегаларыбыз арасында Татарстан Республикасының атказанган икътисадчылары, халык хуҗалыгын планлаштыру отличниклары, «Хезмәт батырлыгы» медале, РСФСР Дәүләт планы мактау грамоталары, «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнгән кешеләр булуы белән чын күңелдән горурланабыз. Дәүләт планында 30 елдан артык хезмәт куйган кешеләр дә бар арабызда.


Хөрмәтле коллегалар! Сезгә ихлас күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Һәрвакытта да туганнарыгыз һәм якыннарыгызның кайгыртучанлыгын һәм мәхәббәтен тоеп яшәгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International