Җайлау йогынтысын бәяләү – бизнес өчен мөмкинлекләр, хакимият өчен кагыйдәләр

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Россия Саклык Банкы» ААҖнең «Җайлау йогынтысын бәяләү – бизнес өчен мөмкинлекләр, хакимият өчен кагыйдәләр» уртак проекты кысаларында 2014 елның 23 сентябрендә Россия Федерациясе төбәкләрендә җайлау йогынтысын бәяләүне кертү мәсьәләләренә багышланган беренче видеоконференция узды, анда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Җайлау йогынтысын бәяләүне кертү процессында төбәк бизнес-җәмәгатьчелеге һәм дәүләт хакимияте органнары өчен бердәм мәгълүмати кыр тудыру проектның максаты булып тора.


Конференциянең тулы видеоязмасы Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты сәхифәсендә урнаштырылган: www.facebook.com/DepartamentOPB.


Моның белән беррәттән, “ОПОРА России”, Гомумроссия халык фронты белән бергә, төбәкләрдә җайлау йогынтысын бәяләү процедурасын кертүнең нәтиҗәлелеген тикшерүне алып бара. Сораштыруларда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча барырга кирәк: http://www.opora.ru/news/events/689-uvazhaemye-kollegi.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International