Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм яшьләрнең иҗтимагый оешмалары белән берлектә яшь эшкуарларны һәм гомумән эшлекле, булдыклы яшьләрне «Бизнеска атлыйбыз» зона конференцияләрендә катнашырга чакыра. Алар 2014 елның 11 октябрендә - Түбән Камада, 12 октябрьдә - Бөгелмәдә, 13 октябрьдә - Чистай шәһәрендә, 14 октябрьдә Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә уздырылачак.
Конференцияләрдә катнашу өчен, 18-30 яшьләрдәге, эшкуарлык эшен оештырырга ниятләгән яки үз эшен ачканына 1 ел үтмәгән эшлекле яшь кешеләр һәм яшь эшкуарлар чакырыла.
Конференциядә катнашу өчен 2014 елның 10 октябренә кадәр smo-rt@mail.ru электрон адресына гариза юлларга кирәк.
Өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкны үстерү департаментына (843)524-90-93, (843)524-90-92 телефон номерлары буенча шалтыратып алырга мөмкин.