Гарантия фондының җаваплылыкны йөкләү программасы буенча банк гаризалары салынган конвертларны ачтылар

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
2014 елның 29 сентябрендә 14.00 сәгатьтә Казан шәһ., Чернышевский ур., 33, оф.15 адресы буенча урнашкан «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы конференц-залында Гарантия фондының җаваплылыкны йөкләү программасы буенча хезмәттәшлек итү турында килешү имзалау өчен банкларны сайлап алу буенча ачык бәйгедә катнашуга тапшырылган гариза конвертларын ачтылар. Бәйгегә Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып бара торган унбер банктан гариза кергән иде. Бәйге нәтиҗәләре www.garfondrt.ru сайтында 2014 елның 14 октябренннән дә соңга калмыйча урнаштырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International