2014 елның 9 октябрендә Мәскәү шәһәрендә «Контракт мөнәсәбәтләре форумы» Төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән «Корпоратив сатып алуларның үсеш перспективалары» Бөтенроссия конференциясе оештырылды.
Конференциядә «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль законны куллану, шул исәптән сатып алуларда катнашучылар эшчәнлегенә контрольлек итү, корпоратив сатып алуларда кече һәм урта эшкуарлык субъектларының катнаша алуы, сатып алуларны гамәлгә ашыруның электрон мәйданчыгы сервисы кебек сораулар каралды.
Конференция эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы» ДУП вәкилләре дә катнашты.