Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дөньяда иң эреләрдән саналган Manufacturing Indonesia 2014 Series халыкара сәнәгать күргәзмәсе – Җитештерү җиһазлары, материаллар, технологияләр һәм хезмәт күрсәтүләр буенча 25нче Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу өчен уникаль мөмкинчелек тудыра. Күргәзмә Джакарта шәһәрендә (Индонезия) 2014 елның 3-6 декабре көннәрендә узачак.
Күргәзмә кысаларында Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасының бердәм стендын эшли, анда Татарстанның сәнәгать белән шөгыльләнә торган иң яхшы компанияләре продукциясе урнаштырылачак.
Әгәр сезне әлеге күргәзмәдә катнашу мөмкинлеге кызыксындыра икән, 2014 елның 31 октябренә кадәр (күргәзмә мәйданчыгында алдан ук урын алу максатында) Экспортка ярдәм итү үзәгенә шалтыратуыгыз сорала.