Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева «Импортны алыштыру һәм технологик модернизация» дип аталган «түгәрәк өстәлдә» чыгыш ясады

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 8 октябрендә Гомумроссия халык фронтының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан «Импортны алыштыру һәм технологик модернизация» дип аталган «түгәрәк өстәл» үткәрелде. Анда хакимиятнең төбәк органнары җитәкчеләре, предприятие, тармак һәм фәнни җәмәгатьчелек, фәнни-техник кластерлар вәкилләре дә катнашты.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашты.
Үзенең чыгышында Сәрия Сираҗиева агымдагы икътисадый вазгыять һәм җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясен базарларга этәрү буенча республикада алып барылган эш турында сөйләде. Төп игътибар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның узган утырышында кабул ителгән системалы карарларга юнәлтелде, алар үз эченә түбәндәгеләрне ала: җирле товар җитештерүчеләрнең продукцияләрен базарларга этәрү турындагы мәгълүматка системалы мониторинг алып баруны һәм аның белән идарә итүне оештыру, республика җитештерүчеләренең дәүләт һәм муниципаль сатып алуларга керә алуын тәэмин итү, шулай ук импортны алыштыруның тармак программаларын һәм җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясен базарларга этәрү буенча чаралар эшләү һәм аларны гамәлгә ашыру.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International