К(П)ФУда Кырым Республикасы Бакчасарай район дәүләт администрациясе хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курслары оештырылды

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе

2014 елның 7 октябрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Россия Федерациясе норматив-хокукый кыры шартларында территориянең нәтиҗәле үсеше» программасы буенча Кырым Республикасы Бакчасарай район дәүләт администрациясе хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курслары оештырылды.

«Авыл, шәһәр җирлекләре, муниципаль район үсешен стратегик планлаштыру. Район программасын эшләү, норматив база һәм республика, федераль программаларга кертү механизмы» темасы буенча программа эксперты сыйфатында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International