Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек алып бара торган оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартына үзгәрешләр кертелде

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 988нче Карары белән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 елның 23 сентябендәге 731нче Карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек алып бара торган оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартына үзгәрешләр кертелде.


Әлеге карар белән Мәгълүмат ачу стандарты тулыландырылды: ачылырга тиешлеләр сыйфатында идарә ителә торган күпфатирлы йортлар, уртак мөлкәтне куллану, аңа капиталь ремонт ясау, бина милекчеләренең гомуми җыелышлары турындагы мәгълүмат билгеләнә. Моннан тыш, һәр күпфатирлы йортка карата ачыла торган мәгълүмат төрләренә дә төгәллек кертелә.


Документ 2014 елның 1 декабреннән үз көченә керә.


Карар белән сылтама буенча барып танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International