Икътисад министрлыгында республиканың дәүләт программаларында катнашуы мәсьәләләре тикшерелде

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының сәнәгать буенча комитеты әгъзасы Виктор Пешковның Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева белән эшлекле очрашуы узды. Әлеге очрашуда шулай ук КПРФ фракциясе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов та катнашты.


Очрашуда республиканың Россия Федерациясе дәүләт программаларында катнашуы сораулары тикшерелде. Фикер алышулар барышында Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет средстволарын җәлеп итү буенча эшче депутат төркемнәре кысаларында уртак эшне алга таба да дәвам итү турында карарлар эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International