Иртәгә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның муниципаль дәрәҗәдә сәнәгать парклары һәм сәнәгать мәйданнары төзү һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган утырышы узачак

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
2014 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать паркларын һәм сәнәгать мәйданнарын төзү һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган утырышы узачак.
Чарада Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм көндәшлелекне үстерү департаменты директоры Наталья Ларионованың, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Төбәк сәнәгый сәясәте департаменты директоры урынбасары Андрей Кулинцевның, «Россия индустриаль парклары ассоциациясе» Коммерциячел булмаган партнерлыгының башкарма директоры Денис Журавскийның катнашуы көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International